Корбан чалырга теләүчеләр өчен мәйданчык быел да эшли
4 октябрьдә булачак Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәрдә оештыру эшләре алып барыла.
Башка еллардагы кебек быел да корбан чалучылар өчен терлек сату һәм мал сую өчен урын сабантуй мәйданына бару юлы уңаенда булачак. Анда махсус сугымчылар эшләячәк.
4 октябрьдә Үзәк мәчет белән корбан чалу мәйданчыгы арасында "АПОПАТ" ААҖ һәм "АТУ" идарәсе автобуслары йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа