Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Кадерле әлмәтлеләр! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Сезне ел буе көтеп алган иң мөхтәрәм, иң изге бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәбез!

Мөселман дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме үзен мөэмин дип санаган һәрбер кеше өчен рәхим-шәфкатькә, гаделлеккә һәм рәхимлеккә өндәүче Хак Тәгаләнең рәхмәте булып тора. Бу көндә без һәркайсыбыз аеруча игелекле гамәлләр кылырга ниятлибез, әҗер-савапларга ирешергә өметләнәбез, хәләл корбан итләрен фәкыйрьләргә, шәкертләргә, туган-тумачаларга сәдака итеп бирәбез. Ихлас рәвештә без әдәп-әхлак кануннарына тугры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз.

Корбан бәйрәмендә без миһербанлылык һәм шәфкатьлелек хакында еш уйланабыз. Игелекле гамәлләр кылып, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмнең никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен күрсәтә.

Хөрмәтле милләттәшләр!

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын, өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен, барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен. Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Корбан бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык һәм исәнлек-саулык телибез.

Әлмәт муниципаль М.Х. Салихов

районы башлыгы

Башкарма комитет җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса