Көнкүреш проблемалары үлемгә китергән
Түбән Камада яшәүче кызның үле гәүдәсен Ильинка авылы янындагы агачлыктан тапканнар.
Татарстан буенча СКР хәбәр итүенә караганда, кыз үләр алдыннан депрессия кичергән. Әнисенә көнкүреш проблемаларыннан гарык булуы, бүтән болай яшәргә теләмәве турында да әйткән булган. Бервакыт урманга чыгып киткән. Икенче көнне әнисе полициягә хәбәр иткән. Бер көннән аның үле гәүдәсен тапканнар. Үлемгә китергән сәбәп - өшү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа