Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көндез - эш, кичен - талау

25 октябрьдә Россия МВДсының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частенда Төзүчеләр проспектында урнашкан тәүлек буена эшләүче кибет сатучысыннан берничә минут элек билгесез затларның бер ир-атны кыйнап һәм талап китүләре турында хәбәр алына.

Җинаятьчеләрне тоткарлау эшенә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре керешә. Зыян күрүче яшь егетләрнең үзе янына килеп башына шешә белән сугулары һәм акчасын, кәрәзле телефонын талап алулары турында сөйли. Бәхеткә, каршы ул яман ният белән йөрүчеләрнең билгеләрен исендә калдырырга өлгергән була. Тиз вакыт аралыгында полиция хезмәткәрләре әлеге егетләрне кулга алуга ирешә - берсенең аяк киемендә кан эзләре табыла.
Күп тә үтми кизү тору бүлегенә тагын бер талау турында хәбәр килеп ирешә. Бу юлы аталы- уллы затлар зыян күргән. Алар соң гына өйләренә кайтып барганда беренче очрактагы ир-ат таланган шул ук проспектның җир асты кичүенә төшәләр. Кинәт кенә аларны яшь егетләр уратып алып акча таләп итә башлыйлар. Үзләре белән андый байлыклар булмавын белгәч, аларны кыйныйлар һәм кәрәзле телефоннарын тартып алалар, аннан качалар. Талаучылар Тынычлык проспектында кулга алыналар.
Әлеге затлар Әлмәткә Оренбург өлкәсеннән төзелеш фирмаларның берсенә килгән булып чыгалар. Ул кичтә хезмәттәшләре йокларга яткач, 20 яшьлек егетләр Әлмәт буйлап йөреп керергә уйлыйлар. Шул вакытта ике төркемгә бүленеп узып баручыларны таларга булалар. Бүгенгесе көндә аларга карата РФ Җинаять кодексының 161,162 маддәләре,1нче бүлеге, буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия МВДсының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250