Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кимчелекләр кимеми

Узган шимбә көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков рәислегендә төрле служба вәкилләре Ленин урамы, атап әйткәндә, башкарма комитет бинасыннан алып Ш.Мәрҗани урамына кадәр объектларның һәм алар карамагындагы биләмәләр торышын карап йөрде.

Май аенда гамәлгә кертелгән әлеге тикшерүләр барышында урамнардагы чисталык, төзеклек, фасадлар торышы, пандусларның, сигнал төймәләренең булу-булмавына игътибар бирелә. Бу юлы әлеге участокта икенче тапкыр сәяхәт кылынды, дөресрәге, май аенда ачыкланган кимчелекләрнең үтәлешенә бәя бирелде. Нәтиҗәләр ни сөйли соң? Кызганыч, барлык кибет, салон хуҗалары да куелган таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотмый. Мисал өчен, "Махi", "Зоомир", "Нуга бест", канцелярия, 71 нче азык-төлек кибетләрендә сигнал төймәләре эшләми. Вандаллар тарафыннан җимерелгән әлеге җиһазларны тиз арада яңартырга кирәклекне ассызыклады комиссия әгъзалары. Пандусларга кагылышлы да шушы ук күрсәтмәләр бирелде. Чөнки аларның күбесе исем өчен генә ясалган. "Дом света"да аның плитәләре купкан, "Электроград"та пандус бөтенләй юк, шулай ук аның хуҗалары кнопка урнаштыруны да кирәк тапмаганнар. "Хәләл" кибете директорына да пандусны башка яклап, уңайлы итеп ясарга киңәш ителде.

Сәламәт кеше мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәрәкәтләнгәндә, сәүдә нокталарына узганда никадәр авырлыклар кичерүен аңлап бетермидер, мөгаен. Язмыш тарафыннан кимсетелгән инвалидларга һәркем ярдәм кулы сузарга, аларның тормышларын җиңеләйтергә тиеш ләбаса. Күз буяу өчен генә пандуслар ясау, ватык төймәләрне төзәтмәү беркемне дә бизәми.

Берничә объект үз биләмәләрендә тәртип урнаштырмаучылар исемлегенә кертелде. Аларга шулай ук кисәтүләр ясалды. Ә менә Ленин урамындагы 90 нчы йортта яшәүчеләр үз ишегалларында да чүп үләннәре үсеп утырудан, чүп-чар өемнәре булудан, машиналар күплегеннән зарланды. Бу уңайдан 6 нчы ЖЭУ хезмәткәрләренә күрсәтмәләр бирелде.

Мәгълүм булганча, шәһәр буенча тукталышлардагы сәүдә ларекларын гамәлдән чыгару эше бара. Рейд барышында комиссия әгъзалары "Үзәк почта" тукталышында җәелдерелгән җыештыру эшләренә юлыкты. Николай Богданчиков сүзләренә караганда, әлмәтлеләргә борчылырлык урын юк, озакламый алар урынына яңа тукталыш павильоннары урнаштырылачак. Ә әлеге ларек хуҗаларына башка урыннарда үз нокталарын ачу мөмкинлеге биреләчәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250