Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә - ришвәтсез

Әлмәтнең "Дружба", "Солнечный" лагерларында ял итүче балалар "Коррупциягә юк дип әйт!" исемле белем бирү квестында катнашты.

Әлеге күңел ачу чарасы формасындагы уен Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, республиканың "Иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы һәм район башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Чарада Әлмәт районы җитәкчелеге, якын тирә районнардан килгән вәкилләр дә катнашты.

- Балаларга коррупциянең начар күренеш икәнен аңлаешлы итеп җиткерергә омтылабыз. Шуңа күрә дә әлеге белем бирү чарасы уен формасында оештырылган, - дип квестның максаты белән таныштырды Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Иван Гущин. - Мәктәпләр белән актив эшлибез. Ел дәвамында анда төрле чаралар уздырабыз. Хәтта коррупциягә каршы эшләнгән дәреслекләр дә таратабыз. Бөтен нәрсә дә финанасларга килеп терәлә. Безнең эштә нәтиҗәне күрү бик авыр, аеруча балалар белән эшләгәндә.

- Уен формасында узса да, әлеге квест - зур тәрбияви көчкә ия чара, - дип белдерде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов.

Квест инглиз теленнән маҗаралар эзләү дип тәрҗемә ителә. "Дружба" лагерында узган уен да искәрмә булмады: балалар төркемнәр белән мозаика да төзеделәр, дүртьюллыклар иҗат иттеләр, терминнарны дөресләп яздылар, плакат ясадылар, сорауларга җавап бирделәр, актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге биремнәрне эшләгәндә бары бер шартны үтәү зарур иде: төп темадан читкә тайпылмаска. Ә төп тема болай яңгырый: "Коррупциягә юк дип әйт!". Балалар квестның барлык 7 пунктын да уңышлы үтте. Ахырдан катнашучыларның барысына да коррупциягә каршы символика төшерелгән блокнот, дәфтәр, значок, ручка кебек истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге көн хатирәсе балаларны дөрес юлга өндәп торсын иде, чөнки балалар - илебез киләчәге. Тәрбия дөрес куелган очракта, алар җәмгыятьтә коррупция дигән яман чиргә тамыр җәергә ирек бирмәсләр дигән өмет бар.

Әлмәтнең "Дружба" һәм "Солнечный" лагерьларында узган квестта барлыгы 400 дән артык бала катнашты. Әлмәт - бу белем бирү квестын кабул итүче 3 нче шәһәр. Мондый чаралар инде Казан, Яр Чаллыда узган. Эстафетаны Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләре кабул итәргә әзерләнә, дип белдерде оештыручылар. Җитәкчелек, лагерьларда эшләүче педагоглар квестны файдалы һәм нәтиҗәле дип атадылар.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250