“Киләчәк” киләчәкне кайгырта
Яңа уку елына да озак калмады. Бүген белем йортларында укучыларны кабул итүгә тулы әзерлек бара.
Район җитәкчелеге һәм нефтьчеләрнең уртак тырышлыгы белән мәктәпләр яңара, заманча җиһазлар кайтартыла. 2011-2015 елларга Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган эшләр дә байтак. Әлмәтнең һәр мәктәбе матди-техник тәэмин ителеш ягыннан башкаларга үрнәк.
Узган уку елында шәһәребездә үз ишекләрен ачкан 25 нче мәктәпне "киләчәк мәктәбе" дип атадылар. Ул заманча технологияләр буенча төзелде, сыйныф бүлмәләре һәм лабораторияләр цифрлы җайланмалар белән тәэмин ителде, биредә уку-укытуның төрле программалары гамәлгә кертелә. Бөтен республикага шаулаган белем учагыннан калган мәктәпләр дә калышмый дип әйтергә тулы җирлек бар. Әлеге фикеремне раслардай дәлилләр дә аз түгел.
Югарыда аталган стратегия һәм гомумбелем бирү системасын модернизацияләү буенча чаралар күрү комплексын тормышка ашыру кысаларында узган уку елында шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 26 башлангыч сыйныфы, химия (3), физика (3), технология (3) бүлмәләре җиһазландырылган. Предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән мәктәпләрнең физика, химия, биология сыйныфларын ремонтлау һәм лаборатор җиһазлар урнаштыру буенча грант программасында катнашулары эзсез узмаган: 1 нче мәктәптә биология, технология, 20 нчедә химия, 18 нчедә физика кабинеты заманчалаштырылган. Белем йортларының компьютер паркын яңартуга да Әлмәттә зур игътибар бирелә. "Киләчәк" кысаларында 40 мәктәпкә 169, белем бирү системасын модернизацияләү буенча чаралар күрү комплексын тормышка ашыру буенча 30 ына 166 моноблок, 20 нче мәктәпкә 1 мобиль сыйныф бирелгән. Яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан "Безнең яңа укытучы" гранты буенча 8 мәктәп документ-камера, планшетлар белән тәэмин ителгән.
Мәгариф идарәсенең методика бүлеге начальнигы Нәкыя Кильдюшова сүзләренә караганда, балалар бакчалары да заманчалаштырудан читтә калмый. 2014 ел башыннан алар 318 данә ноутбук, 81 планшет, шул ук күләмдә проектор һәм экранга баеган. Быел шулай ук белем учакларына тапшырылган күпфункцияле җиһазлар (12 данә) һәм мөгаллимнәр өчен 58 ноутбуктан тыш, Түбән Мактаманың 1, 2уРус аКӘТАШЫ нче, Рус Акташы, 1, 6, 9, 11 нче мәктәпләргә һәм 1 нче гимназиягә спорт инвентарьлары комплекты кайтартылган. Яңа уку елына да кайбер мәктәпләр бүләк алачак - 15 математика бүлмәсен җиһазландыру көтелә.
Белем йортларын заманчалаштыру бездә тулы көчкә бара. "Иң яхшы йөз мәктәп" исемлегенә эләгүчеләр саны да бездә югары. Бу - җирлегебездә мәгарифнең үсештә булуын дәлилли түгелме?
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа