Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәк - белемлеләр кулында

21 сентябрьдә "Татнефть" ААҖ яшьләренең XII ачык фәнни-практик конференциясе булып узды. Әлеге чираттагы чара "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең 50 еллыгына багышланды.


Фәнни-практик конференция - яңа идеяләрне тормышка ашыруга реаль мөмкинлек бирүче чара. Шуңа күрә аның елдан-ел популярлаша, биредә чыгыш ясарга теләүчеләрнең саны арта баруы гаҗәп түгел. "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Татнефть" ААҖ яшьләренең XII ачык фәнни-практик конференциясенең пленар өлешен ачып, компания генераль директорының беренче урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов та моны билгеләп үтте. Ул үзенең чыгышында "Татнефть"нең соңгы елларда нефть чыгаруны арттыра баруын, компаниянең интеллектуаль куәте белән горурлануларын, кулланылышка алынган яңа технологияләрнең нефть ятмаларыннан нәтиҗәле файдалану белән бәйле проблемаларны комплекслы чишәргә мөмкинлек бирүен ассызыклады.
- "Татнефть"нең барлык эшләрендә һәм уңышларында яшьләрнең, аларның тырышлыгының, кызыксынучанлык- ларының, эшкә иҗади якын килүләренең өлеше бар, - дип ассызыклады Наил Габделбариевич. - Бүген компаниядә 33 яшькә кадәрге 29,5 меңнән артык кеше эшли. Хәзерге яшьләр грамоталырак, белемлерәк, компьютер технологияләрен һәм чит телне беләләр. Моңа шатланмый мөмкин түгел, чөнки яшьләр алдында бик тә гади булмаган бурычлар - нефтьнең авыр табыла торган запасларын чыгару, яңа катлаулы интеллектуаль технологияләрне үзләштерү тора. Бу - компаниянең озак еллар дәвамында әйләнә-тирәдәге кешеләрне лаеклы тормыш белән тәэмин итеп уңышлы нефть чыгаруына гарантия.
Пленар өлештә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та катнашты. Ул 12 нче тапкыр уздырылучы конференциянең "Татнефть"нең студентларның, аспирантларның, компаниянең яшь хезмәткәрләренең фәнни-иҗади потенциалы үсешенә зур игътибар бирүе хакында сөйләвен, мондый чараларның тәҗрибә уртаклашу мәйданы булуын искәртте.
Быелгы фәнни-практик конференциянең "Елховнефть"нең 50 еллыгына багышлануы очраклы түгел, чара идарә базасында узды. Идарә начальнигы Рөстәм Хәлимов конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында коллективта яшьләрнең дә зур роль уйнавын җиткерде. Агымдагы елда гына да эшкә 110 яшь хезмәткәр кабул ителгән. Аларның 31е җитәкче урынга билгеләнгән. Тулаем алганда, "Елховнефть"тә барлыгы 645 яшь хезмәткәр исәпләнә. Алар биредә эшләүчеләрнең 33 процентын тәшкил итә. Идарәдә яшь белгечләр мәктәбе эшли. 12 ел эшләү дәверендә аның аша 372 яшь хезмәткәр узган.
"Татнефть" ААҖ кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров компаниянең яңа төрдәге корпоратив белем бирү системасы хакында сөйләде. Аның билгеләп үтүенчә, "Татнефть"тә барлык категория җитәкчелек, белгечләр үсешенә, ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча студентларны әзерләүгә юнәлтелгән өзлексез белем бирүнең интеграцияләнгән системасы эшли. Чыгышта бүген нефтьчеләрне әзерләү мәктәп эскәмиясеннән үк алып барылуы, мәктәпләрне шефлыкка алып, аларның уку-укыту һәм матди базасына зур средстволар салынуы, ел саен перспектив студентлар белән килешүләр төзелүе, стипендияләр түләнүе һәм башкалар бәян ителде. Компаниянең үзенең электрон корпоратив университеты төзелү иң төп проблеманы чишәргә - бердәм белем бирү мохитын формалаштыруга ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән. Корпоратив эчендәге белем бирү системасының актуальлеге шунда да, анда һәркем, эш урынына, вазифасына, статусына, тору урынына бәйсез рәвештә барлык категория персонал заманча интернет-технологияләр кулланып белемнәрен камилләштерә ала. Электрон корпоратив университетта төрле тренинглар, практикумнар, олимпиадалар һәм башкалар оештырыла. Төзелүенең беренче елында ук университет аша 5 меңнән артык кеше үткән. Электрон олимпиадада Әлмәт районының 41 мәктәбеннән өч мең укучы катнашкан. Киләсе уку елында биредә республиканың көньяк-көнчыгыш мәктәпләрен дә җәлеп итү планлаштырыла.
Компания яшьләре инглиз телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. Фәнни-практик конференциядә инглиз телендә эшләүче секция дә булдырылган. Яшь белгечләрнең үзәк советы секциясе җитәкчесе Камилә Рәфыйкова инглиз телендә эшчәнлекләре белән таныштырды.
Яшь белгечләрнең үзәк советы рәисе Юрий Баров әйтүенчә, быел фәнни-практик конференциядә катнашу өчен 815 эш тапшырылган. Аларның 247 се 16 секциядә тыңлау өчен сайлап алынган. Быел хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча да секция ачылган.
Бу көнне Әлмәт нефть институтының барлык бинасы да фән галәмендә "гизде". Чыгышлар якланып беткәннән соң, "Татнефть" ААҖ баш белгечләре, секцияләрнең эксперт комиссиясе рәисләре һәм әгъзалары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Яшьләрне утырткан автобуслар нефть институтыннан кабат "Нефтьче" Мәдәният сараена юл тотты. Биредә конференциядә җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга кубоклар, дипломнар тапшырылды. Бүләкләр саны буенча беренче төркемдәге предприятиеләр арасында гомуми команда беренчелегендә "Әлмәтнефть", икенче төркемдә "ТатНИПИнефть", өченчедә "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ җиңү яулады.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса