Кичүчат мәктәбендә Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында чара узды
Җәннәт аналарның аяк астында
Әниләр көне уңаеннан Кичүчат авылы мәктәбендә "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дигән ачык дәрес үтте. Әхлакый тәрбия проблемаларын эченә алган бу чарада әлеге мәктәп укучылары һәм укытучылары, мәгариф идарәсе, муниципаль хезмәт институты мөгаллимнәре, Әлмәт мөхтәсибәте, Риза Фәхретдин музее хезмәткәрләре катнашты. Күп балалы әниләр дә чакырулы иде. Дистә елдан артык гомумбелем бирү учреждениеләрендә әхлак дәресләре укыту белән билгеле Балтач вәкилләре һәм Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән иде.
"Уф" димәгез
Әниләргә багышланган чара бай эчтәлекле уйланылган: Ана турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Укучылар әниләре турында язылган иншаларын да укыды. IX сыйныф укучысы Гүзәлия Ибраһимованың газизенә багышлап язылганы аеруча тәэсирле булды. 6 ел элек әнисен, күптән түгел әтисен дә югалткан кыз бала "әни кадере" турында ихлас уйларын ачып салды.
"Бөек аналардан бөек шәхесләр туа". Әлеге фикерне Фәхретдин исемендәге мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова Риза хәзрәт җәмәгате Нурҗамал абыстай тарихы, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов исә Мөхәммәт пәйгамбәрнең әнисе Әминә кыйссасы белән дәлилләде.
Дөньяви карашлылар күзлегеннән бер дәгъва бар - ул да булса аудиториянең "тарлыгы" - чарада катнашучыларның үзләреннән гайре әлеге тырышлыкны күрүче, эчтәлекне ишетүче булмады.
Дин - тәрбиянең башы
- Икенче кимчелек дин әһелләре авызыннан яңгырады. Атап әйткәндә, "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дигән хәдисне искә алудан гайре әхлак, тәрбия темасы исламны читләтебрәк яктыртылган. Әлеге бушлыкны Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тулыландырды.
- Кызганыч, тәрбия һаман элеккечә дәвам итә. Ата-ана баласын ашату-эчертү, укыту-киендерү, армиядән саклау белән генә мәшгуль, җыеп әйткәндә, җил-яңгыр тидерми үстерергә тырыша, - дип башлады сүзен казый. - Бу сыйфатлар хайваннарга да хас. Ул үскәнче баласын "канаты" астында йөртә. Ләкин соңрак хайвани затларда "әни" дигән төшенчә югала. Бүгенге алым белән "хайваннар" тәрбиялибез булып чыга, ләбаса, - дип "усал" гына нәтиҗә ясады.
Җәлил хәзрәтнең бала хокукын яклауга да мөнәсәбәте уйландыра.
- Әлеге мәсьәлә хәзер шулкадәр актуаль. Укытучылар, тәрбиячеләр балалардан һәм ата-аналарыннан курка: җилтерәтү түгел, таләпчән интонацияне онытып бара алар. Нәтиҗәсе бер - бала "эгоист", - ди диндар кунак. - Аңа һәркем тиеш, ә бала үзенең әти-әнисе, теле, милләте, Ватаны алдындагы вазифаларын оныта.
Аның сүзләренчә, әлеге вәзгыятьне үзгәртү юлы бер - дини тәрбия. Дини тәрбия алган бала ата-анасына һәрчак миһербанлы була. "Шуңа күрә 10 яшендә һәр бала намаз укый белергә тиеш. Мәҗбүри димим. Белергә тиеш". Баш казыйның фикере шундый. Әгәр ата-аналар Аллаһы Тәгаләне балаларына кечкенә чакта танытмасалар, соңыннан Аллаһыга балалары турында сөйләрләр. Нәкъ ачык дәрестә яңгыраган "Ана зары" мөнәҗәтендәге сыман.
Ике дистә елга якын Балтач районында әхлак дәресләре укытуга ирешкән хәзрәт әлмәтлеләрне дә шушы юлга чакыра. Рәсәй хөкүмәтенең моңа каршы булмавы турында карары да бар икән. Тик бу теләк өстән төшерелергә түгел, ә инициатива ата-аналардан булырга тиеш. Җәлил хәзрәт Фазлыевның кайбер күңелсез статистиканы искә алуы ашыгу кирәклегенә ишарә.
- Ел саен 900 мең кеше хәмер куллану сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. 400 меңе тәмәке тарту аркасында хастага юлыгып үлә. Ягъни көн саен 140 (!) кеше утырган 25 (!) самолет һәлакәткә юлыга дигән сүз. Бу - фаҗига түгелме?!
Ләйләгөл Минаева
Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа