Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кич йөрү кыйммәткә төшә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендәге 14 сентябрьдә узган чираттагы утырышында барлыгы 23 материал эш тикшерелде.

Каралган ма­териалларның 11е РФ Эчке эшләр ми­нистрлыгының Саба бүлеге тарафыннан 22.00 сәгатьтән соң законлы вәкилдән башка кич йөргән укучыларга карата төзелгән беркетмәләр иде. Юлбат, Арташ, Олы Шыңар, Явлаштау, Сатыш, Курсабаш, Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче чикләнгән вакыттан соң йөрүче укучылар һәм аларның әти-әниләре комиссия алдында җавап тотып, бу хәлнең башка кабатланмаслыгына ышандырдылар. Кич йөрү буенча профилактика чаралары еш уздырылса да, һәрбер комиссия утырышында 22.00 сәгатьтән соң йөрүчеләр очрап тора. Әгәр бер ел эчендә полиция тарафыннан кабат беркетмә төзелсә, 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук балигъ булмаганнарның спиртлы эчемлекләр куллану фактлары да еш күзәтелә. Курсабаш авыл җирлегендә яшәүче яшүсмер сыра эчкән хәлдә җәмәгать урынында булганы өчен әнисе белән бергә җавап тотты. Баласын ныклы контрольгә алмаган анага штраф карары чыгарылды. Шәмәрдәндә яшәүче ханымның опекага алган балалары каршында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә булуы, тавыш-гауга чыгаруы, өйдә санитария кагыйдәләре үтәлмәү факты тикшерелде. Тәртип бозучыга 200 сум күләмендә штраф салынды.

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса