Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләрнең күпчелек очракта нәрсәдән үлүләре ачыкланды

Галимнәр исәпләп чыгаруынча, әйләнә-тирә мохит пычранудан үлүчеләр саны тәмәке тартучыларга караганда бер тапкыр ярымга күбрәк.

Әйләнә-тирә мохит, су һәм һава пычранудан кешеләр күп үлә. Бу хәтта сугыш вакытында булган үлемнәргә, ачлыктан яисә табигать бәла-казаларыннан, авырулардан үлүчеләргә караганда да күбрәк. Бу хакта АКШ галимнәре белдерә дип яза Lenta.ru Lancet медицина журналына сылтама белән.

Статистика буенча, 2015 елда вакытыннан алда булган һәр алтынчы үлем очрагы (бу тугыз миллионлап кеше) токсик агуланудан булган.

Иң куркыныч төбәкләр булып Африка һәм Азия санала, ә Һиндстан су һәм һава пычранудан иң күп үлүчеләр арасында "лидерлык"та. Аннан Кытай, анда әйләнә-тирә мохит пычранудан 1,8 миллион кеше үлә.

 "Антирейтингта” лидер булып шулай ук Бангладеш, Пакистан, Төньяк Корея, Көньяк Судан һәм Гаити тора. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, әйләнә-тирә мохит пычранудан үлүчеләр саны тәмәке тартучыларга караганда бер тапкыр ярымга; СПИДтан, туберкулез һәм маляриядән өч тапкырга; сугыш һәм җәберләүләрдән үлүчеләр белән чагыштырганда 15 тапкырга артыграк. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса