Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кайгырту» – зур җаваплылык

Төбәгебездә яңа хәйрия фонды туды. «Кайгырту» исемендәге әлеге фондны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Фазлытдин улы Әбүбакиров оештырды. Апрель ахырында аны тәкъдир итү чарасы узды.

Фонд сәләтле, талантлы, көчле рухлы булган, аз якланган гаиләдә үсүче, ятим, инвалид балаларга булышуны максат итеп куя. Фондның үз девизы да бар: «Кайгырту - димәк, үз өстеңә җаваплылык алу». «Кайгырту» фонды «донорлар» белән ярдәмгә мохтаҗлар арасында арадашчы структурасын үз эченә ала. Ул акчалата гына түгел, башка матди ярдәмне дә күздә тота. Ә акча белән бәйле операцияләр бары тик фонд аша һәм махсус исәп-хисап счетына күчерү юлы белән генә башкарыла. Финанс операцияләре ревизия комиссиясе тарафыннан тикшерелеп, финанс эшчәнлеге турындагы отчет массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак. Барлык килгән финанс средстволары йөз процент күләмендә хәйрия максатында тотыла. Ә административ чыгымнар «Кайгырту» фондының оештыручысы тарафыннан капланачак.

Фонд үзенең эшчәнлеген инде башлап җибәрде. Аның попечительләр һәм эксперт советы төзелде. Инде конкрет, адреслы ярдәм йөзеннән фондка акча күчерүчеләр дә бар. Бу изге эштә стартны ТР Милли банкның Әлмәт шәһәрендәге РКЦ җитәкчесе М.Г.Хафизов биреп, 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм кулы сузуын белдерде. Ә узган атнада Ислам исемле инвалид балага «Ветеран» үзәге директоры Г.З.Мөхетдинова ярдәм күрсәтте. Ислам тумыштан инвалид. Әтисе үлгән. Гаиләнең, ягъни әнисенең матди хәле Исламның сәламәтлеген ныгытуда кирәк булган кыйммәтле медицина хезмәте күрсәтерлек түгел. Шуңа күрә дә элек тә бу гаиләгә битараф булмаган Гөлшат Закир кызы яңа фонд ачылуын зур шатлык белән каршы ала һәм озак уйламый фонд аша Ислам Зиннуров өчен адреслы ярдәм кулы сузарга булып, ун мең сум күләмендә акча күчерергә дигән карарга килә.

Исламга тагын шундый башка яхшы күңелле кешеләр дә акча күчерергә алынса, бәлки аны Германиядәге Ришат Фазлытдин улы сөйләшеп кайткан клиника дәваларга алыныр. Исламга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен «Кайгырту» фондының исәп-хисап счетын күрсәтәбез:

Р/с 40703 810510010000042 Банк АФ ЗАО ГКБ "Автоградбанк"

БИК 049202817

к/с 30101810000000000817.


Акча күчерү максатчан, конкрет адреслы. Шуңа күрә кем өчен күчерелә икәнне күрсәтергә онытмагыз. Мәсәлән, Исламга ярдәм кулы сузарга теләгәннәр банк операциясен башкарганда акча максатчан (целевое) - Ислам Зиннуров өчен, дип язарга тиешләр.

Фонд хакында тагы да тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләргә фондның электрон адресын хәбәр итәбез: fondzabota@abu- bakirov.com.

Тел.: 8-917-907-67-13.


Г.Кәримова.

Автор фотосы.

Рәсемдә: «Ветеран» үзәге директоры Г.З.Мөхетдинова, Ислам һәм «Кайгырту» фонды директоры Г.Ә.Миннеханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250