Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караучысыз калган пенсионерлар бүләккә мобиль телефон алачак

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Добрый телефон" - "Мәрхәмәтле телефон" яңа хәйрия программасы кысаларында караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә гадәттән тыш хезмәтләр кнопкасы булган кәрәзле телефоннар бүләк ителәчәк. Бу турыда 28 сентябрьдә ведомстволарның Өлкәннәр көненә әзерлегенә багышланган видеоконференциядә сүз барган.

ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, республикада 15 меңнән артык кеше ярдәмгә мохтаҗ, ә 3,5 мең кеше тышкы мохит белән аралашудан бөтенләй мәхрүм һәм алар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күз уңаенда тора.

Традиция буенча Өлкәннәр көненә багышлап яңа хәйрия акциясе старт алды, һәм бу проблеманы хәл ителде. Өлкәннәр көненә республиканың барлык муниципаль районнарында 3,5 мең кеше кәрәзле телефонлы булачак.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мобиль телефоннар мониторингы үткәреп, өлкәннәр өчен уңайлы 4 аппарат моделе сайлап алды. Алар барысы да бәяләре, зур хәрефле клавишлары һәм җиңел укылышлы дисплейлары буенча өлкәннәргә туры килә.

Оештыручылар республикада эшләүче 5 элемтә операторы белән акциядә катнашу хакында килеште. Пенсионерлар өчен аерым тариф булмый, әмма сим-карталар бушлай булачак.

Муниципаль берәмлекләр социаль яклау хезмәтләре бу проектны гамәлгә кую белән шөгыльләнәчәк. Аппаратлар спонсорлар ярдәме белән сатып алына һәм социаль яклау органнарына тапшырыла яки, кеше авырган очракта, аның өенә китерелә. Өлкән кеше белән килешү төзелә, гадәттән тыш чакыру өчен кулланыла торган 112 кнопкасы бөтен республикада кулланылучы 2 клавишасына көйләнелә.

Һәрбер телефон һәм аның хуҗасы хакындагы мәгълүмат МЧС -Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырыла - шалтырату килгән очракта аның кайдан һәм кемнән икәнлеген белеп, тиз арада ярдәм оештыру һәм мөрәҗәгатьләрне персоналаштыру өчен бу бик мөһим.

ТР Муниципаль оешмалар советы башкарма секретаре Александр Барышев сүзләренә караганда, бу акциянең беренче этабы барлык муниципаль районнарда да хәл ителерлек. Икенче этабы киләсе елда гына булачак. Әгәр дә хәзер гадәттән тыш кнопка ярдәмендә 112 номерына гына шалтыратып булса, киләчәктә, Яңа елдан соң, бу хезмәткә психолог ярдәме, ТКХ мәсьәләре буенча консультация, участок врачы һәм социаль яклау бүлеге белән элемтә кушылачак.

Татьяна Ларионова фикеренчә, бу проект бер көнлек кенә түгел, алга таба ул инвалидларга да кагылачак. "Бу акция ярдәмендә без өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәм итүдә яңа адым ясыйбыз", - диде ул.

Программа Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советы ярдәмендә тормышка ашырыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250