Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Камаз» да иске автомобильләрне утильләштерә башлый

«Камаз» ААҖдә иске автомобильләрне утильләштерү программасы эшләтеп җибәрелде.

Әлеге программа нигезендә яңа йөк машинасы сатып алганда 350 мең сум ташлама ясалачак. Утильгә тапшырылучы машинаның тулы комплектлы булуы һәм программада катнашучы милкендә ким дигәндә ярты ел булуы шарт. Яңа «Камаз»ны «трейд-ин» схемасы буенча сатып алганда ташлама күләме 300 мең сумга якын булачак.

«Камаз» гендиректоры утильләштерүнең котылгысыз адым булуын ассызыклый. Чөнки эксплуатациядә булган берьярым миллион автомобильнең 730 меңенә 15 елдан артык икән инде. Программа әйләнә-тирә мохитка зарарлы матдәләр чыгару буенча таләпләргә җавап бирмәүче автомобильләр санының кимүенә китерер дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса