Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Калада бар шундый урам...

Төзекләндерү мәсьәләләренә калада һәрдаим игътибар булды. Соңгы елларда исә бу эшкә шәһәрдә яшәүчеләрне дә җәлеп итү өстенлекле санала. Мәгълүм ки, "Иң яхшы балкон", "Иң яхшы подъезд", "Иң яхшы ишегалды", "Иң яхшы ишегалды себерүче" бәйгесе шул максаттан оештырыла да.

Һәр әлмәтленең үз йортын, подъездын, балконын, ишегалдын бизәргә, яхшыртырга омтылышы - туган калалары йөзен үзгәртергә, аны чистарак, үзенчәлеклерәк, ямьлерәк итәргә сәләтле дигән фикердә оештыручылар. Һәм ел саен бу фикерне куәтләүчеләр саны да арта. Бәйге комиссиясенең чираттагы рейды әлмәтлеләрнең иҗади күзаллавы киңкырлы, фантазиягә бай икәнлеккә нигезле дәлил.

Аллы-гөлле гөлчәчәкләр белән тулы тирәлек. Бал кортлары мәш килә. Койма буенда гыйшык утында янучы бер пар утыра. Ерак түгел генә төнбоеклы күл. Пәрдә ачылуга сәхнәдә беренче күзгә ташланган манзарадыр бу дип уйламагыз тагын. Рус Акташындагы Төзүчеләр урамында урнашкан 29 нчы йорт ишегалды ул. 6-7 ел элегрәк билдән чүп үскән мәйданны йорттагы җаваплы вәкил Людмила Иванова башлангычы белән шундый әкият дөньясына әверелдергәннәр. Күршеләре Любовь Павлова һәм Галина Тютюгина - Людмила Никитичнаның ару-талу белмәс ярдәмчеләре. Рух күтәренкелеге, теләк һәм илһам белән кул астындагы гади, гадәти материаллардан кызыклы эшләнмәләр, гаҗәеп композицияләр тудырган алар. Йортта яшәүчеләргә менә дигән ял урыны. "Көннәр ямьле вакытта ишегалды бәйрәме уздырырга исәпләп торабыз әле", - ди "хуҗалар". Йорт-җирен шул халәттә тотучылар - хуҗалар, әлбәттә. Подъездлары гына ни тора: чисталык, пөхтәлек, гөлләр... Монда чыгып тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп торырга намус каршы.

Ә менә чираттагы конкурсант - Ленин урамындагы 187 нче йорт ишегалдын себерүче Любовь Никитина ("Успех" ҖЧҖ ИК) төпчек ташлаучылар белән көрәшен дәвам итә әле. Йорт янындагы клумбаларны шау чәчәккә күмгән бу хезмәткәргә рәхмәтле фатир хуҗалары бармак белән генә санарлык.

Ленин урамындагы 153 нче йорт "хуҗабикәсе" - ишегалды себерүче Татьяна Расчеслова ("Комфорт" ҖЧҖ ИК) киләсе җәйгә биләмәдән "оҗмах почмагы" ясарга уйлый. Койган челтәрле койма белән уратып алынган ишегалдына читләр керми, йортта исә чисталыкны аңлый, саклый, ярдәм итә торган кешеләр яши. Болай да чәчәккә төренгән түтәлләрдә йомшак уенчыклар урын тапкан. Милек хуҗалары беседка кайтарткан. Т. Расчеслова киләсе җәйдә аны кыргый виноград белән урап алырга исәпләп тора. Койма тирәли зәңгәр чыршылар да утыртмакчылар. Иркен ишегалдында кече архитектур формаларга да урын табарга ниятләре.

Бәйге җиңүчеләрен билгеләүчеләр бу рейд вакытында шулай ук 8 Март урамындагы 2 (1 нче подъезд), Промышленная урамындагы 2 Б йортлары ("ЖЭУ - 7" ҖЧҖ) янындагы үзгәрешләрне дә теркәде.

Бәйгегә старт бирелгән елдан шәһәрдә төзекләндерелгән ишегаллары сизелерлек артты. Бу хәерле эшкә керешкәннәрнең иҗат егәре саекмасын иде. Теләктәшлек итүчеләр дә артсын гына. Тотылган чыгымнарны күршеләренең, якташларының, кунакларның яхшы кәефе, рәхмәтле карашлары каплар, Иншалла.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250