Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ит сатып алганда…

Моны белү файдалы.

1. Итне белгән, ышанычлы кешедән генә сатып алыгыз.

2. Аны көннең беренче яртысында сатып алу хәерле.

3. Итнең төсенә игътибар итегез. Сыйфатлы ит кызыл төстә була, сарык ите куе кызыл да булырга мөмкин. Кара кызыл төстәге сыер ите малның дөрес чалынмавы, яки итнең озак ятуына ишарәли.

4. Иттә таплар булса, шикләнергә урын бар. Кисеп алынган урыны дымлы, ләкин юеш булырга тиеш түгел. Лайлалы тышча итнең сыйфатсыз булуы турында сөйли.

5. Итне иснәп карагыз. Ис күңелгә ятышлы булсын.

6. Итнең мае да аның сыйфаты турында күп нәрсә сөйли. Май ак төстә булырга тиеш. Ул сары төстә икән, димәк, мал карт булган, аның ите дә катырак булачак. Сарык итенең мае азрак саргылтрак була. Иң мөһиме – майдан әчкелтем, тәмсез ис килмәсен.

7. Сыйфатлы иткә бармак белән басып карагач, ул пружина шикелле кире үз урынына кайта.

фото: http://rantac.ru

http://kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса