Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән-имин әйләнеп кайттылар

20 август көнне Казанның Үзәк тимер юл вокзалында Төньяк Кавказда озак вакытка сузылган командировкадан әйләнеп кайтучы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды сугышчыларын каршы алдылар.

Бирегә ТР буенча Эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Рафаил Гыйльманов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибен саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, шулай ук ир-егетләрнең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.

Министр урынбасары Рафаил Гыйльманов министрлык хезмәткәрләренең авыр шартларда хезмәт итүгә дә карамастан үз бурычларын һәрвакыт намус белән башкаруларын билгеләде. Республика җитәкчелеге тарафыннан һәм халыктан кергән рәхмәт сүзләре - моңа дәлил.

Татарстаннан 100 дән артык ир-егет 6 ай дәвамында туган якларыннан читтә хезмәт итте. Алар арасында әлмәтлеләр: өлкән лейтенант Василий Федоров һәм өлкән сержант Алексей Моренов Дагестандагы коллегаларына җәмәгать тәртибен сакларга булыштылар.

Шунысын ассызыкларга кирәк, Татарстан полиция хезмәткәрләре ничә еллар дәвамында үз эшләренең осталары булып саналалар. Хезмәт иткән төбәкнең эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге һәм иминлекләрен саклаган халык аларга рәхмәтле.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Р.Мөхәммәтдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250