Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Әлмәт «докторы»

Гадәттә, табиблар, я булмаса шәфкать туташлары турында аларга мөрәҗәгать итүчеләр ешрак яза. Сүзем Әлмәт үзәк балалар шифаханәсенең 1 нче педиатрия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Валентина Васильева турында.

Табигать әйтерсең туганда ук аны ак халатлы шәфкать туташы итеп яраткан. Кечкенә чагында ук Валентина шәфкать туташы булырга хыяллана. Башкаларга ярдәм күрсәтү теләге көчле булган кыз мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесына юл тота. Фельдшер белгечлеген үзләштергән кыз хезмәт юлын Әлмәт үзәк балалар шифаханәсендә шәфкать туташы булып башлый. Үзенең мөлаемлылыгы, эшен яратып, төгәл башкаруы белән ул коллективта да, халык арасында да бик тиз ихтирам казана. Инде менә ике дистә елдан артык ул балалар шифаханәсендә: башта Иске Әлмәт участогының шәфкать туташы, аннары педиатрия бүлегендә өлкән шәфкать туташы да булып хезмәт куя.

«Чир дигәнең агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри», диләр. Күрше-тирәләре дә, гомумән, искеәлмәтлеләр бармаклары киселсә дә, салкын тисә дә, Валентина Ивановнаның эш сәгате бетүгә дә карамастан, аңа мөрәҗәгать итәләр. Мәрхәмәтлелеге белән аерылып торган Валентина өенә үк ярдәм сорап килүчеләрне дә кире бормый, ярдәм итә. Искеәлмәтеләр: «Безнең Валя гади шәфкать туташы гына түгел, ул безнең «докторыбыз», - дияргә ярата. Бу чыннан да шулай. Иске Әлмәт участогының күп еллар дәвамында үзенең табибы булмаганлыктан, Валентина Ивановнага чакыруларга да барырга туры килә. Ул, әлбәттә, кар-буран, җил-яңгыр, эш сәгате бетте дип тормый, тизрәк авыру бала янына ашыга. «Аның куллары бигрәк тә шифалы, хәтта башның кайнарлыгы да сүрелгәндәй була», - ди Иске Әлмәт халкы. Тәҗрибәле шәфкать туташына исә балаларны сау-сәламәт килеш күрү үзе бер шатлык, куаныч кына.

Сүз дә юк, эшен яратып башкаручы, тырыш, кая кушсалар шунда баручы Валентина Васильевадан көнләшеп караучылар да юк түгел. Эш нәтиҗәләре буенча да ул гел алдынгылар сафында. Ә моның өчен үзеңне аямыйча, бик тырышып хезмәт куярга һәркем булдыра алмыйдыр, мөгаен.

Вакытны дөрес билгеләргә күнеккәннәр генә барысына да өлгерә, алдынгылар рәтендә була ала. Югары квалификацияле өлкән шәфкать туташының әнә шуңадырмы эшендә дә, өендә дә гел тәртип.

Бәхетен хезмәттә тапкан Валентина Васильева инде 27 ел эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып яши, ак халатына тап төшерми.

Вера Мөхәммәтдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса