Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегаллары – гөлбакча

Те­атр - эл­геч­тән, ә йорт - ише­гал­дын­нан баш­ла­на. Ку­нак­лар­ның, уз­гын­чы­лар­ның йорт­та яшәү­че­ләр ту­рын­да­гы фи­ке­ре би­на­ның "йө­зе"­нә һәм ише­гал­ды­ның чис­та­лы­гы­на ка­рап фор­ма­ла­ша.

Юк­ка гы­на "ки­ем­гә ка­рап кар­шы­лый­лар" ди­ми­ләр­дер. Бу көн­нәр­дә мах­сус ко­мис­сия шә­һәр ише­гал­ла­рын урап чык­ты. Мак­сат­ла­ры - иң ях­шы ише­гал­ды се­бе­рү­че­не, чә­чәк­кә кү­мел­гән ише­гал­дын, иң ма­тур подъ­езд­ны һәм шау чә­чәк­тә "у­ты­ру­чы" бал­кон­ны ачык­лау.

Әле­ге бәй­ге ка­ла­да яңа­лык тү­гел. Тәү­ге тап­кыр аны 2001 ел­да ха­ки­ми­ят­тә­ге эко­ло­гия һәм әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­ны сак­лау бү­ле­ге оеш­ты­ра. Һәм җи­ңү­че ише­гал­ды се­бе­рү­че­лә­рен Яль­чик­ка юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­ли. Ул ва­кыт­тан, кем әйт­меш­ли, күп­ме су­лар ак­кан. Хә­зер бәй­ге дүрт но­ми­на­ция бу­ен­ча уз­ды­ры­ла. Һәм җи­ңү­че­не бил­ге­лә­гән­дә ни­гез­дә әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­ны ма­тур­лау­да йорт­та яшәү­че­ләр­нең ак­тив­лы­гы исәп­кә алы­на. Бу хак­та ко­мис­сия әгъ­за­сы Свет­ла­на Ха­ри­со­ва да ис­кәрт­те.

- Шә­һәр ише­гал­ла­ры ел­дан-ел ма­тур­ла­на. Һәм бу як­тан күп­фа­тир­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр­нең дә кы­зык­сы­нуы ар­та. Иң ях­шы­лар­ны ачык­ла­ган­да нәкъ ме­нә йорт­та яшәү­че­ләр­нең ак­тив­лы­гы күз уңын­да бу­ла­чак, - дип ис­кәрт­те то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык тар­ма­гы предп­ри­я­ти­е­лә­ре­нең бер­ләш­те­рел­гән проф­со­юз оеш­ма­сы рә­и­се. - Шу­лай ук ише­гал­ла­рын "би­зә­гән­дә" уй­лап та­бу мөм­кин­лек­лә­ре дә исәп­кә алы­на­чак. Ке­ше­ләр­дә­ге фан­та­зия йорт янын­да­гы кеч­ке­нә бер поч­мак­ны да оҗ­мах бак­ча­сы­на әй­лән­де­рер­гә сә­ләт­ле.

Ише­гал­ла­рын тәр­тип­тә тот­кан ише­гал­ды се­бе­рү­че Мин­зи­лә Фәр­хет­ди­но­ва­ны 8 Март ура­мы, 23, 25 нче йорт­та яшәү­че­ләр шун­дый сый­фат­лар бе­лән бә­я­ли. Ул бәй­ге­дә "Иң ях­шы ише­гал­ды се­бе­рү­че" но­ми­на­ци­я­сен­дә кат­на­ша.

- Мин­зи­лә­без­дән бик ка­нә­гать. Пен­си­я­гә ка­дәр ге­нә эш­лим дә ки­тәм ди әле ме­нә. Ниш­ләр­без?! - дип сүз баш­ла­ды бер төр­кем ке­ше­нең чә­чәк тү­тәл­лә­ре бе­лән кы­зык­сы­ну­ын кү­реп чык­кан Ан­на Ио­но­ва. - Бик ты­рыш, җа­вап­лы хез­мәт­кәр ул. Ише­гал­ды һәр­ва­кыт чис­та. Җит­мә­сә, җир ка­зып, ике урын­да чә­чәк тү­тә­ле яса­ды. Чә­чәк үсен­те­лә­ре, ор­лык­лар бе­лән без дә яр­дәм ит­тек. Су си­бәр­гә дә бу­лы­ша­быз.

Ан­на тү­ти­нең ЖЭУ-7 мас­те­ры­на гы­на үп­кә­се бар. "Җәй ни­чә ел рәт­тән ко­ры ки­лә. Чә­чәк­ләр­гә су си­бәр­гә под­вал­дан шланг су­зар­га иде, ди­гән үте­неч­кә баш ка­гып кит­те ул, лә­кин үтә­мә­де", - ди әң­гә­мә­дәш.

Ти­ми­ря­зев ура­мы, 15 нче йорт­ка хез­мәт күр­сә­тү­че "Жил­быт­сер­вис" дүрт но­ми­на­ция бу­ен­ча да көч сы­нап ка­рар­га уй­ла­ган. Алар "Иң ях­шы ише­гал­ды се­бе­рү­че" исе­ме өчен кө­рә­шә­чәк Иль­ми­ра Бор­һа­но­ва гөл­бак­ча яса­ган ише­гал­дын һәм пөх­тә подъ­езд­лар­ны тәкъ­дим ит­те. Шу­лай ук бу йорт­та­гы 25 нче фа­тир ху­җа­ла­ры "Чә­чәк­кә кү­мел­гән бал­кон" но­ми­на­ци­я­сен­дә кат­на­ша. Бал­кон ди­гән­нән, ко­мис­сия бе­лән йөр­гән­дә жур­на­лист­лар Гер­цен ура­мы, 80 в йор­тын­да­гы Ха­рис абый Ла­тый­пов­ның фа­ти­ры­на да су­гыл­ды. Ху­җа­лар­га бы­ел ике но­ми­на­ция бу­ен­ча иң ях­шы ти­ту­лын дәгъ­ва­лар­га тәкъ­дим ит­кән­нәр.

- Тү­бән­ка­ма­лы Ру­фа Це­ли­ко­ва бе­лән 3 ел элек ка­выш­тык. Шул көн­нән алып мин дә, йор­ты­быз да, ише­гал­ды­быз да тик ях­шы як­ка гы­на үз­гәр­де, - дип хә­ләл җе­фе­те­нең ты­рыш­лы­гын са­нап кит­те ко­ляс­ка­да уты­ру­чы Ха­рис абый. - Бе­ле­ме бу­ен­ча рәс­сам ул. Шу­ңа ма­тур­лык яра­та. Элек кар­ти­на­лар яза иде, соң­рак ефәк бе­лән чи­гү­гә күч­те. Күз­ләр бе­тә дип аны таш­ла­ды да ме­нә чә­чәк­ләр үс­те­рер­гә то­тын­ды. Ир­тә­се шу­лар­дан баш­ла­на аның. Әле тә­рәз кар­шын­да­гы тү­тәл­ләр­не кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алу уе бе­лән йө­ри. Ида­рә­че ком­па­ния (ЖЭУ-7) яр­дәм вәгъ­дә ит­те.

Ко­мис­сия бәй­ге­дә кат­на­шыр­га "те­ләк бел­дер­гән" ише­гал­ла­рын җәй кө­не ге­нә тү­гел, ка­ра көз­дә дә, кар­лы кыш­та да йө­реп чы­га­чак. Ел фа­сы­лы­на тәң­гәл ма­тур­лык, чис­та­лык сак­ла­на­мы? Шул со­рау­лар­га ачык­лык кер­теп, март аен­да то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык тар­ма­гы хез­мәт­кәр­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рә­мен­дә җи­ңү­че­ләр­не игъ­лан итә­чәк.

Про­мыш­лен­ная ура­мы, 2 нче йорт­ның 2 нче подъ­ез­ды шул икен­че әй­лә­неш­тә бә­я­лә­нер, мө­га­ен. Йорт­та тө­зек­лән­де­рү ба­ру сә­бәп­ле, ма­тур­лык­ны кү­реп бул­ма­ды. "Тө­зү­че­ләр ки­тү бе­лән тә­рә­зә­ләр­дә чел­тәр­ләр, гөл­ләр пәй­да бу­ла­чак", - дип план­на­ры бе­лән ур­так­лаш­ты подъ­езд­да­гы җа­вап­лы вә­кил Гү­зәл Нә­биул­ли­на.

- Өй­дә­ге ке­бек бу­ла­чак, - дип вәгъ­дә бир­де ул. - Йорт ти­рә­сен­дә чә­чәк клум­ба­ла­рын да яңар­тыр­га ни­ят бар. Бу - без­нең ур­так ты­рыш­лык бу­лыр.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250