Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек шоферларны участковыйлар да күзәтәчәк

ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов 2013 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау киңәшмәсендә участковыйларга да шоферларның тәртибенә күзәтчелек итәргә әйтте.

Төп максат - юлларда аек шоферларның гына йөрүенә ирешү. Бер алкотестерның бәясе 45 мең сум тора. Ике исерек шофер тоткарланса, бюджетның аны сатып алуга киткән акчасы аклана. Рифкат Миңнеханов искәрткәнчә, әлеге административ маддә буенча җавапка тартылучы бюджетка 30 мең сумга якын акча кертә.

Алай гына да түгел, тиздән руль артына исерек килеш утырганнарны бөтен халык күрә алачак - видеокадрлар интернет челтәренә куелачак.

ЮХИДИ алдына 2020 елгка кадәр аварияләрне кимендә 30 процентка киметү бурычы куелган. Узган елның 12 аенда республика буенча юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 5 млн 484,9 мең очрагы ачыкланган. Шуның 5 млн 366 меңе шоферларга, 118 меңе җәяүлеләргә туры килә. Автомат рәвешендә эшләүче видеофиксацияләр 3 миллион 978,5 мең очракны теркәгән. 3 миллион 814,8 очракта тиешле тизлек сакланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250