Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернетны шаулаткан видеоязмага җавап бар - Әлмәт күлендә бар да тәртиптә [+ФОТОЛАР]

Социаль челтәрләрдә янә зур гауга купты. Әлмәт пляжы территориясендә экологик торышның бик үк яхшы булмавын дәлилләгән видеоязма күптән түгел киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Пляжның яшел зонасындагы торбалардан билгесез көрән-су сыеклык агып ята, яр буендагы торбаларның да каян чыкканлыгы һәм ни өчен биредә куелганлыгы томанлы. Өстәвенә, боз астында үлгән зур балык та видеога эләккән. 
Видео барлыкка килеп күп тә узмады шәһәр күленә Әлмәт районының экология Департаментыннан белгечләр һәм ТР Экология министрлыгының аналитик контроль идарәсе инспекциясеннән тикшерүчеләр килеп, әлеге торбарлардан ага торган сыеклыкны анализга алып киттеләр. 
Инде менә көтелгән анализлар нәтиҗәсен дә яңгыраттылар. Баксаң, белгечләр бер нинди куркыныч нәтиҗәләргә дә тап булмаган. Барлык химик матдәләр рөхсәт ителгән нормалардан артмый. Яр буенда җирне бәреп чыккан суның коңгырт төскә керүенең сәбәбе дә башкада – дренаж торбалар күгәреп, грунт суларын шундый төскә керткән. Анализлар тимернең бераз артып китүен генә күрсәткән. Кыскасы, бар да тәртиптә һәм табигатькә бер нинди зыян да килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса