Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернат мәктәпкә сәяхәт

Һәркем үз дөньясына бикләнеп, кайвакыт әйләнә-тирәсендә ниләр булганын да сизми яши. Шул халәттән айнып киткән чакларда тирә-ягыңда кемнәр яшәвен, нинди проблемалар-казанышлар барын күреп каласың. Шушы көннәрдә Яңа Кәшер авылындагы санаторий тибындагы интернат-мәктәп белән танышу - шул кысалардан чыгарган вакыт булды.


Авыл читендәге бинада интернат булуын күпләр белгәндер, тик менә аның эчендә нинди тормыш кайнавы белән бик сирәкләр генә кызыксынгандыр, мөгаен. Ә бит ул туберкулез авыруларыннан интегүче балаларны сыендырган республиканың көньяк-көнчыгышында бердәндер, Татарстанда исә икенче интернат мәктәп. Быел ул оешуына 50 ел тулуны билгеләп үтә. Шул вакыт эчендә интернат мәктәп юнәлешен берничә тапкыр үзгәртә. 1962 елда бу учреждение күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен дип төзелә. 1977 елда исә ярдәмче интернат мәктәп итеп үзгәртелә, 1985 елда караучысыз калган ятимнәрне җыя. 2000 елдан дәвамлы дәвалану таләп ителгән балалар өчен санаторий тибындагы сәламәтләндерү мәгариф учреждениесе статусын ала. 120 урынга исәпләнгән дәүләт бюджет учреждениесендә бүгенге көндә 18 районнан туберкулез авыруы башланган, яки савыгуы якынлашкан 100 бала яши. Алар биредә авыру дәрәҗәсенә карап 1 чиректән 3 елга кадәр тәрбияләнә һәм дәвалана. 4 нче елын биредә яшәүче балалар да бар. Тыштан ялтырап тормаса да, эчендә бөтен уңайлыклар булдырылган. 2 катлы уку һәм 3 катлы йокы корпусы, мунча, кер юу урыны, ашханә, спорт залы, остаханә, актлар залы һәм иң кирәклесе - медицина блогы бар. Галакамера, ЛФК, массаж, физдәвалау кабинетлары - интернат мәктәп директоры Миләүшә Шәвәлиеваның горурлыгы. Аның сүзләренчә, биредә төзекләндерү эшләре 2006-2011 елларда башлана. Муниципалитет ярдәме белән пар казаннары, авылның бер өлешен генә түгел, интернатны да су белән тәэмин итә торган су башнясы яңартыла. Бу максатка 2 миллион 350 мең сум акча бүлеп бирелә ул вакытта. Йокы корпусының җылылык системасын рәткә китерү өчен 1,4 миллион, яктырту системасын яңартуга тагын 1,8 миллион сум акча бүленә. Нефтьчеләр тулысы белән йокы корпусын җиһазлау, корт төзү, аны инвентарь белән тәэмин итүне үз өстенә ала.
Директор белдергәнчә, интернат мәктәп "2014 елга кадәр "Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы"на кертелгән. "Тәрәзләре алыштырылып, түбәсе, фасады ясалса, канәгать булыр идек", - ди Миләүшә Шәвәлиева. Якынча исәпләүләр буенча бу объектны төзекләндерүгә 20 миллион сумлап акча кирәк булачак.
Сәламәтлек дәрәҗәсенә карап монда укыту программасы җиңеләйтелгән булса да, укучылар өчен заман технологияләре кайтартылган: 2 интерактив такта, мультивидео җайланмасы, компьютер сыйныфы бар. БДИ тапшырмасалар да традицион имтихан тотып, махсус уку йортларына кергән укучыларын да искә алдылар. Бөтенләй үк онытып бетермиләр аларны. Уку программасыннан тыш, балалар сәләтенә карап 8 түгәрәктә шөгыльләнә. Тренажер залы - балалар күңеленә аеруча хуш килә. Эстетик юнәлештә дә уңышлар бар. Төрле бәйгеләрдә катнашу, семинарлар оештырып тәҗрибә уртаклашу дә гадәткә кергән. Шундый эш шартлары тудырган җирле хакимияткә, "Татнефть" ААҖ енә чиксез рәхмәтле алар.
Дәвамлы дәвалану таләп ителгән балалар өчен санаторий тибындагы сәламәтләндерү мәгариф учреждениесе 50 еллыгы уңаеннан 26 октябрьдә 13.00 сәгатьтә бәйрәм чарасы оештыра. Узган елларда биредә укыган, дәваланган балаларны, хезмәткәрләрен бәйрәм чарасына көтеп калалар.
Ләйләгөл Минаева

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250