Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иншаларда тарих, уй-фикерләр...

Март аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, прокуратура Россия прокуратурасының төзелүенә 290 елга багышланган республика ведомствоара иншалар бәйгесенең муниципаль этабын оештырды. 5 апрельдә Әлмәт прокуратурасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бәйгенең муниципаль этабында Әлмәт шәһәре һәм районының 30 дан артык укучысы катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иншалар бер-берсенә һич кенә охшамаган. Кемдер тормыш законнары турында фикер йөрткән, прокурор исеменә хат язучылар да бар, "Илебезнең киләчәге минем кулларда" темасын сайлаучылар шулай ук байтак.

Шәһәр һәм район прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Р.М.Шакиров бәйгедә катнашып, укучыларның прокуратура, хокук тәртибен саклау органнары, аларның тарихы турында шактый гына кызыклы мәгълүмат алуларын билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, Россиядә прокуратура органнары төзелү тарихы XVIII гасыр башларына килеп тоташа. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I дәүләт аппараты эшчәнлегенә контрольлек итү өчен прокуратура оештыру турында Указ чыгара. Аннан соңгы указлар белән провинцияләрдә прокуратуралар гамәлгә куела. Илебез прокуратурасы төрле реформалар кичерә. 1864 елда уздырылган суд реформасы, ниһаять, прокуратура эшчәнлегенең төп принципларын ныклап беркетә. Бөек Ватан сугышында өч йөзгә якын хәрби прокуратура офицеры яу кырында башын сала.

Укучылар арасында үзләренең киләчәкләрен закон бозучыларга каршы көрәш алып бару белән бәйләргә теләүчеләр дә бар. Кайберләре бу хакта иншаларында да язган. Р.М.Шакиров аларга хыялларының тормышка ашуын теләде һәм тантанада бәйгедә җиңүчеләргә I дәрәҗәдәге диплом һәм бүләкләр тапшырды. Икенче һәм өченче урын алучыларга да бүләкләр өләшенде. Прокурорның өлкән ярдәмчесе, жюри рәисе И.Р.Нагаевка мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Иң яхшы дип табылган иншалар бәйгенең республика этабына җибәреләчәк.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250