Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җинаятьче турында хәбәр иткән татарстанлыга 1 миллион түләячәкләр

Тикшерүчеләргә җинаятьченең шәхесен ачыкларга ярдәм иткән мәгълүмат биргән кешегә 1 миллион сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте. "Идел буе федераль округы территориясендә, шулай ук Казанда 30дан артык ялгыз яшәүче хатын-кыз үтерелгән, - диелә Тикшерү идарәсендә бирелгән мәгълүматта. - Җинаятьче ТСЖда эшләүче...

Тикшерүчеләргә җинаятьченең шәхесен ачыкларга ярдәм иткән мәгълүмат биргән кешегә 1 миллион сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

"Идел буе федераль округы территориясендә, шулай ук Казанда 30дан артык ялгыз яшәүче хатын-кыз үтерелгән, - диелә Тикшерү идарәсендә бирелгән мәгълүматта. - Җинаятьче ТСЖда эшләүче яки социаль хезмәткәр буларак фатирга үтеп керә һәм хуҗа кешене буып үтерә һәм акчаларын урлап чыгып китә. Әлеге җинаятьченең шәхесен ачыкларга ярдәм итүегезне үтенәбез. Тышкы кыяфәте буенча 20-30 яшьләр тирәсе, буе 170-175 сантиметр, өстенә кара куртка, кара чалбар кигән, аягында спорт аяк киеме".

Түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: 02 яки 8(843)221-74-29. Анонимлык гаранияләнә.

"Знамя труда"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250