Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике бертуганның гомере юлда өзелде

Кичә сәгать 1 дән 3 ләр тирәсендә Әлмәт районында, төгәлрәге Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 80 нче километрында кеше гомерләре өзелде.

"Шевроле Кобальт" автомобиле шоферы куркынычсыз юл хәрәкәте тизлеген сакламый һәм юл читендәге металл коймага килеп бәрелә, аннан соң әйләнеп каплана. 1975 елгы шофер һәм аның 1971 елгы пассажиры (ул шоферның бертуган абыйсы булып чыга) алган имгәнүләрдән урында ук һәлак була. Икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булып чыгалар. Руль артына утырганы транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

Республикадагы юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер корбаны каешларын эләктермәгән була. Республика автоинспекторлары агымдагы елның сигез аенда каеш эләктермәгән 170 меңгә якын шофер һәм пассажирны ачыклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса