Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде гөмбә җыючы урманнан үзләре чыккан

Алар Яңа Чишмә районы, Әлмәт һәм Чаллы урманнарында адашкан.

Татарстанда адашкан җиде гөмбәче үзләре урманнан чыккан, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә көндез Яңа Чишмә районындагы Татар Үтәше авылы тирәсендә дүрт кеше адаша. Коткаручылар ярдәме кирәк булмый, алар кайтыр юлны үзләре таба.

Шундый ук очрак соңрак Әлмәттә була. 38 яшьлек ир-ат урманга бара һәм адаша. Ул да мөстәкыль рәвештә кайтыр юлны таба. Ә кич Чаллы урманында 27 һәм 26 яшьлек яшь гаилә адаша. Алар да урманнан юлны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән башка таба ала.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса