Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүчеләр – 39!

4 май көнне булып узган "Әлмәтнефть" идарәсенең яшьләр фәнни-гамәли конференциясе бер төркем сәләтле, алдынгы карашлы яшь белгечләрне ачыклады. Конференция идарәгә 60 ел тулуга багышланды.

Быел идарәдә әлеге конференция 12 нче тапкыр оештырылды. Анда 15 секция буенча 81 эш тәкъдим ителде. Яшь белгечләр нефть һәм газ сәнәгате эшчәнлегенең төрле өлкәләре буенча чыгышлар ясады, аеруча "НПО һәм торбаүткәргечләрне коррозиядән саклау", "Катлам басымы тотрыклылыгы", "Скважиналарга агымдагы капиталь ремонт ясау", "Нефть табуда машиналар һәм җиһазлар куллану", "Сәнәгать һәм гражданлык объектларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү" юнәлешләре буенча бик күп проектлар әзерләнгән иде. Инглиз телендәге чыгышлар алдагы көнне үк эксперт комиссиясе әгъзалары игътибарына тәкъдим ителде. Әлеге секциядә барлыгы 7 белгеч катнашты һәм һәммәсенең дә проекты югары бәяләнде.

Узган ел идарәнең яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә кертелгән күркәм башлангыч дәвамлы булды - быел да Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы 3-5 курс студентлары үзләренең проектлары белән чыгыш ясады.

Конференцияне тантаналы ачу барышында идарәнең баш инженеры А.Рахманов яшь белгечләргә төрле чараларда катнашырга, танылган галимнәр белән аралашырга, проблемаларны тикшерергә, үсеш перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек тудырылуын ассызыклады.

- Бүгенге очрашуда яшьләр үзләренең яңалыклары, тәкъдимнәре белән уртаклашачаклар. Шунысы сөендерә, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар саны һәм эшләрнең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Безнең предприятие белгечләре һәрвакыт иҗади яктан актив булды. Тарихыбызны язучылар алдында аларның эш-гамәлләрен дәвам итү һәммәбезгә дә зур җаваплылык өсти. Һәр сүзебез эшләр белән исбатлана. Компаниянең яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә кубок булдырылган чордан алып, мөгаен, 2/3 сен без яулаганбыздыр. Бу - горурлык, шатлык һәм җаваплылык. Бүгенге чарада "Татнефть"нең уйлап табу һәм рационализаторлык бәйгесендә җиңүчеләрне дә тәбрик итәчәкбез. Без анда бишенче тапкыр җиңүгә ирештек, "Әлмәтнефть" белгечләре быел да компания буенча иң яхшылар дип табылды.

Айрат Рахманов яшьләргә нәтиҗәле, уңышлы эшчәнлек теләде һәм барысының да җиңүгә лаек булуларын билгеләде. Конференциядә катнашучыларга идарәнең яшь белгечләр советы рәисе А.Туманова да изге теләкләрен җиткерде, эшләрнең 7 категория буенча бәяләнәсен ассызыклады.

Чыгыш ясаучыларның күп булуы сәбәпле семинар икегә бүленеп, берьюлы ике бинада алып барылды. Һәр доклад ясаучыга эксперт әгъзалары сораулар юллап, белемнәрен тагы да тикшерде. Араларында тәнкыйть сүзләре дә еш яңгырады, шулай ук тәкъдимнәр ясалды, теләкләр белдерелде. Башка еллардагы кебек быел да һәркемгә таләпләр катгый куелган иде: тикшерү эшләренең актуальлеге, яңалык-ачышлар, икътисади нәтиҗәлелек, гамәлгә кертү перспективасы, һәркемнең эшкә керткән шәхси өлеше, сөйләү рәвеше - һәммәсенә дә игътибар бирелде.

Чыгышлар тыңланып беткәннән соң, көннең икенче яртысында эксперт комиссиясе нәтиҗәләр ясады һәм җиңүчеләрне тәбрикләде. Быел югары бүләккә 39 эш лаек булды, аларның 3 се инглиз телендә. Әлеге эшләр эшчәнлекне экономияле һәм табышлы итәргә мөмкинлек бирүче тәкъдимнәр белән аерылып торды. Җиңүчеләргә "Иң яхшы эш өчен" дипломнары һәм быел беренче тапкыр "Әлмәтнефть" идарәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан булдырылган медальләр тапшырылды. Якын киләчәктә фәнни эшләр белән яшь белгечләр "Татнефть" ААҖнең яшьләр конференциясендә чыгыш ясаячак.

Эксперт комиссиясе әгъзасы, "Әлмәтнефть" идарәсенең нефть һәм газ табу бүлеге начальнигы Р.Әхмәдиев басым ясаганча, яшьләр конференциягә бик җитди әзерләнгән һәм кыю фикерләр белән чыгыш ясый:

- Белгечләрнең һөнәри үсешләре өчен мондый фәнни-гамәли конференцияләр бик кирәк. Соңгы елларда фәнни эшләрне тәкъдир итү бик яхшырды, темалар бик эчтәлекле, кызыклы. Бу идарәнең бер урында тормавын, үсеш алуын күрсәтә. Киләчәктә дә яшьләр алга баруларын дәвам итсеннәр.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Л.Шакирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250