Иң яхшы завуч кайсы мәктәптә эшли?
Укытучылар гына түгел, завучлар да көч сынаша.
"Директорның тәрбия эшләре буенча иң яхшы урынбасары" бәйгесенең муниципаль этабында 9 завуч катнашты. Алар бәйге барышында үзләренең тәрбия эше буенча программаларын да якладылар. Беренче урын Г.Гордюнинага (17 нче мәктәп) бирелде. И.Беляева (21 нче мәктәп) икенче урын алды. Г.Мөхәммәтҗанов (1 нче гимназия) белән Д.Вавилова (6 нчы мәктәп) өченче урынны бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа