Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы ДПС экипажы – Әлмәттә!

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре 2012 елның икенче кварталы йомгаклары буенча "Иң яхшы ДПС экипажы" республика конкурсында җиңүче булдылар.

Менә инде өченче тапкыр рәттән Россия МВДсының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең аерым взвод экипажына беренче урын бирелде. Экипаж составында - полиция капитаны Николай Тимо­феев һәм полиция капитаны Руслан Мөхәммәтҗановлар. Әлмәт полицейскийлары зур җиңүләре өчен символик вымпел һәм 12 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне аларга Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Рафаэль Тухтаров тапшырды. Мондый вымпел кварталга бер мәртәбә патруль-пост службасының иң яхшы экипажларына тапшырыла. Символик вымпел - ул на­муслы һәм тырыш хезмәт билгесе.

Татарстанның иң яхшы ДПС экипажы тарафыннан апрель-май айларында 9 җинаять ачылды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1130 очрагы ачыкланды, автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүче 135 тән артык шофер тоткарланды.

«Иң яхшы ДПС экипажы» конкурсы Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы иниңциативасы белән республикабызда менә инде алтынчы ел рәттән үткәрелеп килә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250