Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң-иңнәр ачыклана

Төзелеш оешмаларында хезмәт куючылар арасындагы һөнәри бәйге дәвам итә. 17 июльдә плитә ябыштыручылар, икенче көнне балта осталары "иң оста" исемен яулау өчен көч сынашты.

Плитәчеләр арасындагы бәйге "Яшьлек" микрорайонында төзелүче яңа йортларның берсендә үтте. Узган ел ярышта дүрт оешмадан катнашкан булсалар, быел өч предприятиедән заявка кергән. Тик "Основа С" җәмгыяте хезмәткәрләре нишләптер килмәгән иде. Шулай итеп "АИСК" җәмгыятеннән Фаиз Гыймазетдинов һәм Вячеслав Котиков, "Арслан"нан Наил Еникеев һәм ??? Кувандыков көч сынаштылар.

Плитә җәю осталары башта теория буенча белемнәрен күрсәттеләр. 12 сорау арасында эш һәм янгын куркынычсызлыгына кагылышлылары да бар иде. Комиссия әгъзалары "АИСК" җәмгыяте егетләренең теориядә күбрәк балл җыюларын әйттеләр.

Практик өлештә лоджий идәненә плитә җәяргә кирәк иде. Икешәр кешедән торган звеноларының һәммәсе плитәләрне тизрәк һәм сыйфатлы итеп җәяргә, экономияле эшләргә тырышты. Чөнки урын билгеләнгәндә башкарылган эш күләменең һәм аның сыйфатының, киткән вакытның, күпме материалның сарыф ителүенең искә алынуын алар яхшы белә иде.

Бирелгән вакыт узып та китте. Комиссия әгъзалары беренче урынны "АИСК" ҖЧҖ егетләренә бирде. Шуны да билгеләп үтәсе килә, "АИСК" җәмгыяте звеносы узган ел да беренче урынга чыккан иде. алды.

Балта осталарына килгәндә, "АИСК", "Арслан", "Фенстер", "АМПК-23" җәмгыятьләренең икешәр кешедән торган дүрт командасы "Көнбатыш капка" микрорайонында төзелүче 72 фатирлы 9 катлы торак йортта тәрәзә куюда көч сынашты. Аларның да теория буенча белемнәре сыналды. Практик өлешкә таләп монда да катгый. Биредә эш сыйфаты, эш кораллары һәм киемнәре, хезмәт урынының ничек оештырылуы, вакыт, тәрәзәнең яхшы ачылып ябылуы, кырыйдагы изоленталарның дөрес беркетелүе һәм башкалар исәпкә алынды. Комиссия әгъзалары һәрбер критерий буенча балл билгеләде. Нәтиҗәдә "Фенстер" командасы алга чыкты. "Арслан" җәмгыяте балта осталары икенче урында.. "АМПК-23" һәм "АИСК" җәмгыятьләр өченче урынга калды.

Бу атнада ташчылар, буяучылар һәм эретеп ябыштыручылар арасында да иң осталар ачыкланачак.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250