Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер тутыкмый

Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге дәһшәтле еллар инде күптән артта калса да, ул чордагы мәхшәр, сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкән буынның хәтерендә һаман да тутыкмаган. Сугышның һәрбер көнен, сәгатен хәтерли алар.

Быел 11 апрельдә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итүгә дә 67 ел булды. Мәгълүм булганча, концлагерьларга һәм коллыкка өлкәннәр белән беррәттән балалар да озатыла. Миллионнан артык бала шундый язмышка дучар ителә. Аларга авыр эшләр башкарудан тыш донор да, биологик чимал да булырга туры килә, медицина тәҗрибәләре дә уздырыла. Балигъ булмаганнарның күпчелеге концлагерьлардан әйләнеп кайтмый. Тулаем алганда, концлагерьларда барлыгы 5 миллионга якын ватандашыбыз һәлак була.

Фашист илбасарларында тоткынлыкта булганнарга аеруча авырга туры килә, чөнки аларны туган якларында да сынаулар, тикшерүләр көтеп тора. Нахаксызга "сатлык җаннар" исеме күтәрүчеләр дә күзәтелә. Махсус һәм югары уку йортларының, хәрби училищеларның ишекләре алар өчен ябык була. Кече яшьтәге тоткыннарның нибары 2 проценты гына югары белем алуга ирешә. Ничә еллар буе дәүләтнең социаль яклавыннан да мәхрүм ителә алар. Ниһаять, 1989 елның 6 октябрендә ташлама каралу турында беренче карар кабул ителә.

Әлмәт муниципаль районында бүген кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 14 кеше яши. Аларның барысы да "Ветераннар турында"гы Федераль законда каралган социаль гарантияләр һәм ташламалардан файдалана. Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне

уңаеннан калабызда ел саен чаралар оештырыла, фашист тырнагында әсирлектә булучыларга карата шул рәвешчә игътибар күрсәтелә. Быел ул Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында узды. Очрашуга студентлар да чакырылган иде. Ул елларда кече яшьтә булган малай-кызлар хәзер инде ап-ак чәчле әби-бабайлар. Бу чал чәчләрдә, маңгайдагы сырларда концлагерьларга һәм аннан соң да күргән газаплар, кайгы-хәсрәтләр. Аларның да сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Арадан булмаучылар, тоткынлыкта мәңгелеккә башларын салучылар бер минут тынлык белән искә алынды.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы тарихында тоткынлыкта булучыларның аерым елъязма булып кереп калуын, ул чактагы яшь буынга зур сынаулар аша узарга туры килүен ассызыклап, бәйрәм сәбәпчеләренә изге теләкләрен җиткерде һәм район Советы һәм башкарма комитетының бүләкләрен тапшырды. АГИМС студентлары көче белән әзерләнгән концерт шулай ук өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250