Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәкимгә – “Әлмәт таңнары”

Хәбәр иткәнебезчә, киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. Аның кысаларында "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары байтак кына акцияләр планлаштырды. Чәршәмбе көнне "Әбүнәче көне" уздырылды. Чаралар җомга көнне дә дәвам итте.

Гаиләдә сабый туу - зур шатлык. Ул Рузилә һәм Айнур Исмәгыйлевләр өчен икеләтә сөенеч китерде. Уллары Хәким загс идарәсе елъязмасында 116 меңенче бала булып теркәлде. 2010 елның 6 августында калабызның Никахлашу сараеның тантаналы залында дулкынланып басып торган әлеге күркәм парга 16 ноябрьдә нәкъ бу урында кабаттан шундый хисләрне кичерергә туры килде - 116 меңенче булып дөньяга килгән сабыйга туу турында таныклык тантаналы шартларда тапшырылды. "Әлмәт таңнары" редакциясе дә 2013 елның икенче ярыеллыгына бушлай газетага яздырып, яшь әти-әтинең шатлыгын уртаклашты. Ә "Знамя труда" газетасы нәкъ шушындый ук бүләкне загс идарәсенә ясады. Дөрес, кечкенә Хәким үзе бу мизгелләрне күрә алмады, әмма әти-әнисе шулай зурлаулары, игътибар күрсәтелүе өчен бик шатлануларын җиткерде.

3 нче мәктәптә белем алган Айнур - шәхси эшмәкәр, ә Рузилә - "Девон-кредит" банк хезмәткәре. Исмәгыйлевләрнең икесе дә калада туып-үссәләр дә, туган телләрендә бик матур, ягымлы сөйләшәләр. Бәләкәй Хәкимне дә татарча бишек көйләрен көйләп тирбәтәләр. Әлбәттә, моңа шатланмый мөмкин түгел. Туган телләрен яраткан, хөрмәт иткән яшьләр булганда татар газетасының гомере озын булыр. Без Хәкимнең исеме мәгънәсенә туры килеп, акыллы, белемле, фикер иясе һәм дә сау-сәламәт, бәхетле әти-әнинең бәхетле нарасые булып үсүен телибез.

Узган ел Әлмәт муниципаль районында 2851 сабый дөньяга килгән. Аларның 1455 е малайлар. Быел да малайлар өстенлек итә - ун айда загста теркәлгән 2657 нарасыйның 1232 се кызлар, калганы малайлар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250