Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт династияләре - зур байлык

Якшәмбе көнне транспортчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. "Татспецтранспорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ коллективы быел аны үзенең юбилейлары белән каршы ала. tc "Якшәмбе көнне транспортчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. \"Татспецтранспорт\" идарәче компаниясе\" ҖЧҖ коллективы быел аны үзенең юбилейлары белән каршы ала. "

Беренчедән, "Татспецтранспорт" сервислы транспорт компаниясе үзенең тәүге, кечкенә генә юбилеен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, моннан биш ел элек "Татнефть" ААҖ технологик транспорт цехларын реструктуризацияләү турында карар кабул итә. Нәтиҗәдә структур транспорт предприятиеләре бер йодрыкка туплана, ягъни аларны берләштерү максатыннан төзелгән "Татспецтранспорт" УК" ҖЧҖ карамагына тапшырыла. Җитәкчелек мондый карар кабул итеп ялгышмый. Сервислы транспорт компаниясе оештыру идарә итү системасын оптимальләштерергә, транспорт хезмәтләре күрсәтүне тагын да киңәйтергә, заманча технологияләр һәм ресурсларны янга калдыра торган программаларны кертергә мөмкинлек бирә. Бүген "Татспецтранспорт" предприятиесе - республикада гына түгел, Россия күләмендә дә эре транспорт компанияләренең берсе. Ул үзенә йөкләтелгән бурычларны уңышлы үти. Биш ел эчендә байтак кына уңышларга ирешелгән.

Идарәче компания составында 10 технологик транспорт идарәсе исәпләнә. "Татспецтранспорт"ның юбилейлар елы дип күплек санда әйтү юкка түгел. Чөнки аның карамагындагылар арасында булган "1 нче Әлмәт технологик транспорт идарәсе" ҖЧҖның эшчәнлек җәелдерүенә быел 60 ел, ә "Елховой технологик транспорт идарәсе" ҖЧҖ үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге күркәм, данлы елъязмага ия ике предприятиенең дә үз тарихы, үзенең традицияләре.

Һәрбер УТТның тарихы нефть-газ чыгару идарәсе белән тыгыз бәйләнгән. 1962 елда "Елховнефть" идарәсе оештырылгач, анда автотранспорт цехы да төзелә. Ул чакта аның 124 техникасы була. Ике елдан соң инде исеме үзгәртелгән автотранспорт конторасында өч автомобиль һәм бер трактор колоннасы исәпләнә. 1976 елда АТК 2 нче Әлмәт технологик транспорт идарәсе итеп үзгәртелә. 1986 елда аның балансында 601 берәмлек техника, шул исәптән 438 автомобиль һәм 163 трактор була. Эшләүчеләр саны 921 гә җитә. 2006 елның октябрендә УТТның биографиясендә яңа этап башлана...

"Елховой УТТ" ҖЧҖ элек тә һәрвакыт алдынгылар сафында исәпләнә, ул хәзер дә әйдәп баручылардан. "Татнефть" ААҖ- нең иң яхшы структур бүлекчәсе", "Татспецтранспорт УК" ҖЧҖнең иң яхшы идарәче җәмгыяте" исемнәренә уздырылган бәйгеләрдә Елховой транспортчылары әледән-әле җиңү яулый. 500дән артык автомобиль һәм махсус техника (күтәрткеч агрегатлардан, торба салучы краннардан алып микроавтобусларга һәм җиңел машиналарга кадәр) - производство куәте әле моның белән генә чикләнми. Ул ел саен диярлек заманча техника белән тулыландырыла.

- Заманадан калышмыйбыз, эш шартлары зарланырлык түгел. Ремонт остаханәләре заманча диагностик җиһазлар белән җиһазландырылган, бокслар җылытыла, юл кәгазьләрен эшкәртү өчен диспетчерлыклар да компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. Көнкүреш биналарында да барлык уңайлыклар бар, - ди ЕУТТга 1994 елдан бирле җитәкчелек итүче башкарма директор Рифкат Зәйнетдинов. - Һәркайдагы сыман безнең дә предприятиенең төп байлыгы - коллектив. Куелган бурычны бары тик кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышлы үтәргә мөмкин.

Коллективка үз хезмәтен яратып, җаваплылык тоеп башкаручылар тупланган дип курыкмыйча әйтергә була. Елховой технологик транспорт идарәсендә хезмәттәшләренең, җитәкчелекнең хөрмәтен казанган хезмәт династияләре дә аз түгел. Рифкат Фәррахович шундыйларның берсе булган Мифтаховлар хакында җылы сүзләрен белдерде. Аның белән килешми мөмкин түгел, хезмәт династияләре - предприятиеләрнең терәге. Чөнки туганлык җепләре бәйләнгән хезмәткәрләр фамилияләренә тап төшермәскә тырышып хезмәт куя. Мифтаховлар да шулай. Династия башлыгы Рафик Хәйбревич УТТга моннан 40 ел элек килә. Эшчәнлеген автослесарь булып башлаган егет УТТ начальнигы урынбасарына кадәр күтәрелә. Рафик Мифтаховның тормыш иптәше Рәзинә Рәис кызы биредә чирек гасыр хисапчы булып эшли. Бертуган энесе Фаат гомеренең 19 елын технологик транспорт идарәсендә руль артында уздыра. Бүген аларның өчесе дә лаеклы ялда. Хезмәт династиясен бүген 36 ел буена машина руленең аерылгысыз дусты булган Рафис Мифтахов дәвам итә. Рафик Хәйбревичның улы Рафаэль да ЕУТТ да эшли, хәзер ул "Татнефть" ААҖ АТПсында шофер. Абыйлары Нәфис Мифтаховның улы Альберт та тормышын әлеге предприятие белән бәйләгән булган. Бүген ул "Елховтранссервис"та хезмәт куя. Аның да стажы ике дистә елга җыелган.

- Без гаиләдә алты малай үстек, - ди Мифтаховлар. - Бер эштән дә тайчанмадык, курыкмадык, әти-әни безне кечке- нәдән үк хезмәт сөючән итеп тәрбияләде. Олы абый Расих 72 яшь булуына да карамастан, һаман да "СУ-2" дә эретеп ябыштыручы булып эшләвен дәвам итә.

"Татспецтранспорт" идарәче компаниясе алдында зур бурычлар, яңадан-яңа үрләр тора. Коллективта Мифтаховлар ише фидакарь хезмәткәрләр, династияләр булганда теләсә нинди производство программаларының, катлаулы бурычларның үтәләчәге бәхәссез.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Фотода Мифтаховлар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250