Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ханымның банк картасыннан 70 мең сумы юкка чыккан, сак булыгыз

5 октябрьдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 66 яшьлек ханым шалтыратып, үзенең банк картасыннан 70 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр иткән. Ул түбәндәгеләрне сөйләп биргән. Сентябрь башында аның телефонына билгесез ир шалтыратып, үзенең банк хезмәткәре булуын әйткән һәм хатынның банк картасындагы средстволарны кулланырга мөмкиннәр дип кисәткән. Берничә минуттан шулай ук...

5 октябрьдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 66 яшьлек ханым шалтыратып, үзенең банк картасыннан 70 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр иткән.
Ул түбәндәгеләрне сөйләп биргән. Сентябрь башында аның телефонына билгесез ир шалтыратып, үзенең банк хезмәткәре булуын әйткән һәм хатынның банк картасындагы средстволарны кулланырга мөмкиннәр дип кисәткән. Берничә минуттан шулай ук банктан дип бер хатын-кыз шалтыраткан, телефоныгызга икеләтә саклау чарасы куярга кирәк, дип аңлаткан. Нәтиҗәдә пенсионер хатын-кыз банкоматка барып, үзенең акчаларын таныш булмаган счетка күчергән. Акчаларының юкка чыгуын ул бер айдан соң гына сизгән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Сак булыгыз, банк карталарыгыз белән бәйле мәгълүматны беркемгә дә әйтмәгез, дип кисәтә эчке эшләр бүлеген. Мошенниклык турында сизенсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса