Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара гаилә көне уңаеннан Әлмәттә «Супер гаилә» не сайладылар [+ ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Җирле телекомпания уздырган әлеге бәйге шәһәр рамкасыннан чыгып, тирә-як шәһәрләрне дә берләштерде.

«Луч» телекомпаниясе игълан иткән бәйгенең финалы узган шимбә «Татарстан нефтенә 60 ел» исемендәге мәдәният һәм ял паркында узды. Мактаулы исемгә лаек булу өчен финалда Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренең 5 гаиләсе ярышты. Хәйруллиннар, Зиновьевлаар, Гафиятуллиннар, Фатыховлар һәм Казин-Батыровлар гаиләләре биредә үзләре турында телеочерк тәкъдим итте.

Моннан тыш күптөрле интеллектуаль биремнәрне узарга, шулай ук бердәмлеген һәм көчен актив ярышларда расларга тиеш булды. Биремнәр арасында конкурсантларны 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары куәтләп торды - бәйрәмгә җыелганнар өчен алар иң матур чыгышларын әзерләгән булып чыкты.

Нәтиҗәдә җиңүче итеп Хәйруллиннар гаиләсе танылды. Калган дүрт гаилә исә «Иң интеллектуаль гаилә», «Иң күңелле гаилә», «Иң бердәм гаилә» һәм «Иң ышанычлы гаилә» номинацияләрендә бәйге партнерлары һәм спонсорларның бүләкләренә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса