Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Халык участковые» акциясе старт ала

11 сентябрьдән «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы башлана.

Ул халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, иң яхшы участковыйларны ачыклау максатын күздә тотып Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнәчәк.

Конкурс өч этапта үтә. Беренчесе - район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сенә кадәр үтәчәк. Икенче этапта 7 октябрьгә кадәр беренче этапта җиңүчеләр турындагы мәгълүмат әзерләнеп, ул төбәк дәрәҗәсендә җиңүчеләрне ачыклау өчен халыкка җиткереләчәк. Онлайн-тавыш бирү 7 октябрьдән 16 сына кадәр дәвам итәчәк. Соңгы этап Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү юлы белән 1-10 ноябрьдә үтәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү Полиция участок уполномоченные көне алдыннан тантаналы шартларда үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса