Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хаҗга баручыларга таләпләр катгыйлана

РФ каршындагы дин берләшмәләре сораулары буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 30 сентябрьгә кадәр безнең илдән хаҗга бару оештырыла.

Аларның кайтуы 9 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр планлаштырыла. Россиядә хаҗга бару өчен 16400 кешелек квота бирү күздә тотыла. Татарстанга планлаштырылган квота 1800 кеше тәшкил итә. Республикадан 1200 кеше барачак. Быелдан башлап хаҗга барырга теләүчеләрнең электрон чираты булдырылган. Ел саен хаҗ кылуда 2 миллионлап чамасы кеше катнашуын истә тотып, хаҗ кылу сезонына медицина-санитария кагыйдәләре эшләнгән. Татарстанда прививка ясату өчен 8 медицина учреждениесе билгеләнгән. Хаҗдан кайткач та алар медицина тикшерүе узарга тиешләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса