Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуны каршылап

4 октябрьдә Россиядә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. 2012 ел илдә гражданнар оборонасы елы дип игълан ителде.

Юбилей елы тарихка төрле вакыйгалар һәм чаралар белән кереп калачак. Шуларның берсе - гражданнар оборонасы буенча киң масштаблы өйрәнүләр. Аңа федераль хакимияттән алып төбәкләрдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә Советлары да җәлеп ителәчәк. Әлеге чара гамәлдәге гражданнар оборонасы системасының әһәмиятен күрсәтү, илнең саклану мөмкинлеген ачыклау һәм һәр гражданинга шәхси иминлеге турында искәртү максатында оештырыла. Әлмәттә өйрәнүләр иртәгә иртәнге 6.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250