Гөмбә ярату аянычлы тәмамланган
Кичә 11 сәгатьләрдә коткару хезмәтенә олы яшьләрдәге ир-атның Теләчен төбәгендә урнашкан урманга китеп югалуы турында хәбәр ителә.
Билгеле булганча, югары кан басымы белән интегүче 64 яшьлек пенсионер иртәнге якта якыннары белән гөмбәгә китә, тик аннары эзсез югала.
Бу урынга тиз арада коткаручылар килә һәм эзләнү эшләре башлый.
13 сәгать 10 минутта пенсионер сирена тавышлары ишетеп, авыр хәлдә машина янына чыга. Нәтиҗәдә, ул хастаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа