Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газинур Дубайны яулады

Беренче каналдан баручы «Голос» проектында катнашкан Тимур Мусин, Дамир Нуретдинов, Гөлшат Хамурзина кебек сәләтле һәм нефтьчеләр төбәген бөтен илгә таныткан җырчылар исемлегенә янә бер әлмәтле өстәлде. Берләшкән Гарәп Әмирлегендә гыйнварда узган «Kelen EAST VISION 2017» Халыкара сәнгать фестиваль-бәйгесендә Россиядән берүзе чыгыш ясаган Газинур Абзалов Гран-при яулап кайтты.

Чем кара күзле, серле карашлы һәм үзгә тавышлы Газинур үзе белән моң дәрьясына алып кереп китә. Һәр авазы тирән мәгънәгә ия, әйтерсең, ул башкарган җырны аңа яратып язганнар. Русча, татарча, инглизчә, испанча һәм итальянча - 10 яшендә үк менә шуның кадәр телдә җырлар башкарып, үзенең концертында бөтен туганнарын, классташларын һәм тамашачыларны шаккатыра. Вокал буенча педагогы Марина Кузнецова шул вакытта ук әлеге егеткә зур өметләр баглый һәм ялгышмый.

- Әгәр моннан биш-алты ел элек «Голос» проекты барган булса, ул анда, һичшиксез, җиңү яулаган булыр иде. Шулкадәр үзгә һәм күңелдән чыккан моң бар аңарда. Әлегәчә минем тәҗрибәмдә бер генә бала да башкара алмаган итальян җырын җырлады бит ул! Ул вакытта аның чип-чиста тавыш иде. Хәзер күчеш чоры булгач, тавышы бераз үзгәрде. Әмма җырга мәхәббәте һәм сәләте булгач, җырларны тагын да үзенчәлекле итеп җырлый башлады, - ди ул Газинурның җиңүләрен барлап.

Ә аларның исәбе юк! «Йолдызлык» республикакүләм фестивале, «Сандугач сайрар илем» призеры, Белоруссиядә узган «Ирекле очыш» Халыкара бәйгесендә махсус приз, «Моң чишмәсе» татар сәнгате төбәк фестивалендә алдынгы урын һәм боларга менә тагын Дубайдагы җиңү өстәлгән. 7 елдан артык музыка белән шөгыльләнгән егет өчен болар әле башы гына, ирешәчәк уңышлары алда әле аның.

- Газинурга бөтен танышлар шакката. Мәктәптә аны укытучылар башкаларга үрнәк итеп куя. Тәртипле, акыллы, мөстәкыйль, кайчакта хәтта мине дә төзәтеп, киңәшләр бирә ул. Авырлы вакытта татар көйләре, классик җырлар тыңлый идем. Әллә шул сәнгатькә беренче чаткылар биргән, үземнең әти дә бик матур итеп җырлый иде, - дип сөйли Газинурның әнисе Верания ханым.

23 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфында укучы бу сәләтле егет буш вакытларында шахматка йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә дә җай таба. Өстәвенә, үзлегеннән Коръән укып, хәзер биш вакыт намазын калдырмый икән.

- Безнең өчен бу ел шатлыклы хәбәрләр белән башланды. Җиңү белән кайтырлар дип уйламасам да, Дубайдагы халыкара бәйгегә зур әзерлек белән бардылар. Махсус татар костюмы тектердек. «Туган авылым» җырын да әллә ничә төрле итеп башкарырга өйрәнде. Илне дә күреп кайтырлар, башкалардан үрнәк тә алырлар дидем, - дип әңгәмәне дәвам итә Верания ханым.

Бер атналык сәяхәт маҗарасыз да булмаган. Вокал укытучысы Газинурны бер экскурсия вакытында югалтып, пошаманга да калган әле. Баксаң, ул югалып калмаган, Ак мәчеткә кереп, гарәпләр белән бергә намаз укып, дога кылып чыккан икән. Бу вакытта сабый язмышын аңа ышанып тапшырган укытучы ниләр кичергәндер?

- Кайчакта улымның ирешкән уңышларына карап, аның игелекле бала булуын күреп, куркып та куям. Шуның кадәр моң, игелек кайдан килде икән? Юкса, мин таләпчән әни, әллә ни иркәләп үстерергә вакыт та юк. Балага булган мәхәббәт, күңел сафлыгы аны шундый итәдер , - ди әнисе.

Абзаловлар беравыздан вокал буенча укытучылары Марина Кузнецовага чиксез рәхмәтләрен белдерә. Баланың сәләтен күреп, аны ачарга һәм үстерергә булышканы өчен генә түгел, ә киң күңелле булып, аңлашып эшләгәннәре өчен дә. Сәләт тумыштан бирелсә дә, аның тормышта ничек итеп ачылуы һәм роль уйнавы остазлардан тора бит.

- Быел беренче музыка мәктәбен тәмамлаячакмын. Әмма җыр белән шөгыльләнүемне дәвам итәсем килә. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Икенче төпле һөнәр дә кирәк булачагын аңлыйм, - ди Газинур. - Химия һәм биология күңелгә якын, бәлки табиб та булырмын әле. Әгәр киләчәгем зур сәхнә белән бәйләнсә дә, үкенмәс идем. Җыр минем өчен хобби гына түгел, ә тормыш рәвешемә әйләнде. Әнигә, укытучыларыма мең рәхмәт!

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор һәм шәхси архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса