Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе котлавында - каләмегез үткен булсын, иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, диелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады.

"Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1703 елның 13 гыйнварында – нәкъ 315 ел элек Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән көн илебез журналистика тарихының башлангычы булып санала. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан расланган Матбугат көнен әлеге тармакта эшләүчеләр, матбугатны әзерләүчеләр һәм таратучылар ел саен билгеләп үтә.

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Гадәти матбугат басмалары белән бергә электрон медиа-басмалар, радио һәм телевидение, спутник һәм мобиль элемтә көндәлек тормышка әверелде. Алар безгә дөнья хәлләре, илебездәге һәм республикабыздагы вакыйгалар турында турыдан-туры эфирда хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәләр һәм иң әһәмиятле яңалыклар белән таныштырып торалар. Ләкин мәгълүмат киңлеге үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Ул – үз эшенә турылыклы булган чын профессионалларның тырыш, иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Вакытлар узу белән эшләү рәвеше ничек кенә алмашынса да, сезнең иҗади осталыгыгыз, каләм үткенлеге, милләтпәрвәрлек, сәяси өлгергәнлек һәм әхлакый җаваплылык элеккечә һөнәрегезнең асыл нигезен тәшкил итә.

Кадерле дуслар! Россия матбугат көне белән котлап, сезнең барыгызга да бик әһәмиятле җаваплы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Республика мәгълүмат чаралары белән дәүләт хакимияте органнары арасында вакыт сынавы узган эшлекле мөнәсәбәт өчен, иң актуаль һәм көнүзәк мәсьләләрне яктыртырга һәм хәл итү юлларын табарга әзер булганыгыз һәм актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, - диелә Дәүләт Советының матбугат хезмәте тараткан котлауда. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса