Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фитыр садакасы ияләрен тапты [+ФОТОЛАР]

Рамазан гаетенең өченче бәйрәм көнендә Әлмәтнең үзәк мәчетендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мәҗлес узды.

Рамазан ае тәмамлану алдыннан җыелган фитыр садакаларын шулай мохтаҗларга өләшү йоласы шәһәр һәм районыбызда күптән яшәп килә. Быел да башка еллардагы кебек бу күркәм гадәт җиренә җиткереп үтәлде. чарада шәһәр һәм район имамнары да катнашты. Һәрвакыттагыча саллы өлешне Наил Маганов җитәкчелегендәге «Татнефть» ААҖ керткән булып чыкты - мәҗлескә әзерләнгән сый-нигъмәтләрне нефтьчеләребез әзерләде. Шулай ук изгелек кылудан районыбызда күркәм эшләре белән даны таралган таҗик диаспорасы да читтән калмады - бәйрәм табынына кайнар ашларны нәкъ менә әлеге диаспора вәкилләренең өлеше булды.

Чарада катнашучыларны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәҗанов сәламләде. Садака ияләренә бәйрәм вәгазен шулай ук табынның кунагы - Татарстан республикасы Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Әлмәт мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәиса Наил Мирсәетов җиткерде.

Мәҗлес Коръән укудан башланып китте. Тәмле-татлы ризыклардан авыз иткән вакытта чараны оештыручылар шулай ук викторина да уздырырга өлгерде.

«Бер очрашу - үзе бер гомер!», «Мондый чараларны барыбыз да көтеп алабыз», «Алга таба да шундый очрашулар насыйп булсын!» - диеп бәйрәмгә чакырылганнар мәҗлес оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса