Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фельдшер хатынының әнисенә аткан

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасының 31 яшьлек фельдшерын хөкем иткәннәр.

Алабугалы пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була. Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга чыгарып җибәрә. Ярый әле ханымның өстендә урамнан кергәч салырга өлгермәгән курткасы була, шуңа күрә ул җитди тән җәрәхәтләре алмый. Алабугалының гаебе тулысы белән раслана. Хатынының әнисе киявенә карата җинаять эше кузгатмауларын сорый. Суд аны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса