Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эзсез югалган төзүчене эзләү дәвам итә

Кичке вакытта берничә минутка йортыннан чыккан 33 яшьлек ирнең язмышы турында инде ике атна бернәрсә билгеле түгел.

Ул ике ел элек Свердловск өлкәсеннән Чаллыга туганнары янына күченеп килгән булган һәм төзүче булып эшкә урнашкан. Эшенә гашыйк булган төзүче көн саен әнисенә шалтыратып узган көнен бик тәфсилләп сөйли торган булган.
Шактый күп вакыт узгач та йортка әйләнеп кайтмагач, туганнары аңа шалтырата башлаганнар. Тик ул элемтәгә чыкмаган. Полиция хезмәткәрләре әле дә аны эзләү белән мәшгуль. Аның югалуына 15 көн узуга карамастан, якыннары аның кайтуына өметләнеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса