Эзсез югалган пенсионерның машинасын тапканнар
Кичә Кама Тамагында 65 яшьлек ир-ат югалган.
Билгеле булганча, кичке вакытта эш вакыты тәмамлангач, ул машинасына утырган һәм йортына юнәлгән. Тик билгесез сәбәпләр буенча кайтып җитмәгән. Соңрак күпер янында аның машинасы, ә елга ярында киемнәре табылган.
Хәзерге вакытта эзләү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа