Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаваплылык кимеми

Җинаятьчелек, терроризм һәм экстремизм - бу афәтләр һәр адымда сагалап тора. Төбәгебез иминме, кайгы-хәсрәт алып килүче әлеге күренешләргә каршы нинди көрәш алып барыла - район Советының XVIII сессиясендә һәм шәһәр Советының XX утырышында алар да тикшерелде.

Күпме генә көрәш алып барылса да, әле тынычланырга иртәрәк. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районда 1801 җинаять теркәлгән булган. Дөрес, әлеге сан 2015 ел белән чагыштырганда 37гә кимрәк.
- Ләкин кайбер төр җинаятьләр борчу уята. Аеруча авыр җинаятьләр һәм үтереш очраклары 17 процентка артты, - дип билгеләп үтте прокурор.
Уртача алганда шәһәрдә һәм районда һәр көнне 5 җинаять кылына икән. Мошенниклык очрагы исә көн саен булып тора.
Интернет челтәре игътибар үзәгеннән төшми. Сайт хуҗаларының бирегә куелган хәбәрләр өчен җаваплылык тотарга тиешлеге дә искәртелде чыгышта. Интернетка урнаштырылган мәгълүматлар буенча да җинаять эше кузгату очраклары бар. Узган ел экстремизм характерындагы ике җинаять теркәлгән, 10 административ эш кузгатылган, 16 кешегә кисәтү ясалган. Рафаэль Шакиров шәһәр һәм район территориясендә тыелган терроризм оешмасының берсенең ячейкасы эшли дип уйларга җирлек булуын да яшермәде. Ул шулай ук коррупциягә каршы алып барылган эш белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса