Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшчәнлекләре югары бәяләнде

Узган атнада Пенсия фондының Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәрендәге идарәсенең 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты. Төп доклад белән идарә начальнигы Ф.Якупова чыгыш ясады.

Отчет чорында РФ Хөкүмәте тарафыннан гражданнарны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә куелган барлык бурычларны да идарә уңышлы башкарган. Пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар, пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләрне 48371 пенсионерга җиткерү үзвакытында үтәлгән. Әлеге максатларда чыгым 5147 миллион сумга җиткән. 2010 ел белән чагыштырганда ул 1324 миллион сумга арткан. Пенсиянең уртача күләме 703 сум 94 тиенгә күтәрелгән һәм ул 8367 сум 13 тиен тәшкил иткән. Картлык буенча хезмәт пенсиясе күләме безнең районда республиканыкына караганда 495 сум 49 тиенгә артыграк.

Агымдагы елның гыйнварында Пенсия фонды идарәсе тарафыннан әзерлек эшләре алып барылып, 1 февральдән хезмәт пенсиясе чираттагы тапкыр 7 % ка индексацияләнгән һәм ул 597 сум 03 тиенгә арткан. Апрель аенда әлеге эш дәвам итәчәк: хезмәт пенсиясе 2,4 % ка, социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсия 14,1 % ка индексацияләнәчәк.

Фая Атласовна гражданнарга киләчәккә лаеклы пенсия хакында кайгырту юллары барлыгына басым ясады. Моның өчен программаларда катнашу мөмкинлегеннән кулланырга була. Аеруча пенсияне дәүләт софинанславы программасы бик отышлы. Әлмәт муниципаль районында әлеге программага 6833 кеше кергән. Чыгыштан күренгәнчә, бюджет учреждениеләре, предприятие җитәкчеләре, башкарма комитет хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары программага керергә ашыкмый, киләчәктә эшчеләрне лаеклы пенсия белән тәэмин итүдә активлык күрсәтмиләр.

Узган ел идарә беренче тапкыр яңа эшкә алынган - страховой взнослар түләүчеләргә күчмә тикшерү оештырылган, страховой взнослар буенча бурычларны җыю дәвам ителгән. Әлеге чорда пенсия законнарын саклау мәсьәләләре буенча предприятиеләрдә 86 күчмә тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 56 закон бозу ачыкланган.

Мәҗбүри пенсия иминиятенә страховой взнослар буенча бурычларны җыю юнәлешендә идарә отчет чорында кирәкле чаралар күргән. Әлеге эштә федераль закон тарафыннан бирелгәне - бурычлыларның исәп-хисап счетларыннан акчаларны гамәлдән чыгару иң отышлы алым булып тора. 2011 елда аларның күләме 82,7 %, 2012 елда 99 % тәшкил иткән. Бу максатта прокуратура, салым инспекциясе һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, суд приставлары службалары белән берлектә дә хезмәттәшлек алып барыла. Башкарылган эшчәнлеккә дә карамастан, бурыч күләме 1 февральгә 18 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән банкрот алдында торган "Акташ кирпеч заводы", "Нефтестрой", "Энергия", "Регионэлектропоставка" җәмгыятьләре барлыгы 4,5 миллион сум бурычлы. Чыгышта мәҗбүри пенсия иминиятенә страховой взносларны вакытында түләүче предприятиеләр дә аталды. Алар: "Татнефть" компаниясе һәм аның структур бүлекчәләре, Әлмәт торба заводы, "Волгокамский ПТУС" филиалы, "Девон-Кредит" АБ.

Россиядә демографик ситуацияне яхшырту максатында Пенсия фондына балалар тәрбияләүче гаиләләргә ана (гаилә) капиталы бирү хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү бурычы йөкләтелүе барыбызга да мәгълүм. Әлеге законны гамәлгә ашыру башланган көннән алып барлыгы 5689 сертификат бирелгән. 2011 елда ана капиталына сертификатлары булганнарның акчаларны оешмаларны җәлеп итмичә генә шәхси торак йорт төзүгә яки реконструкцияләүгә юнәлдерү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Бу үзгәрешне сертификат ияләре аеруча шатланып кабул иткән, 12 гаилә барлыгы 2 миллион сумны шуңа юнәлдергән, 10 гаилә төзегән торак йортлары өчен чыгымнарга 3 миллион сумлык компенсация алган. Бүгенге көндә безнең районда бары тик 48 % сертификат иясе генә ана капиталы акчаларыннан файдаланган, ә кулланылмаган капитал 1146 миллион сум тәшкил итә. Фая Атласовна моның бик зур сумма булуына басым ясады.

Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеген үз чыгышында ТР Пенсия фонды бүлеге управляющие урынбасары И.Симагина югары бәяләде һәм Ф.Якупованы "РФ Пенсия фонды отличнигы" күкрәккә тага билгесе белән бүләкләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов та зур бәя бирде.

Агымдагы елда идарә өстенлекле юнәлешләр буенча эшчәнлек җәелдерүен дәвам итәчәк. Районыбызда гражданнарны матди яктан тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча үзвакытында һәм сыйфатлы чаралар күрү, ведомствоара электрон документ әйләнеше шуларның иң мөһиме.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250