Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш темпы кимеми

Республикада 13 июльгә 1 миллион 161 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның - 47 проценты. Әлмәт муниципаль районында да агымдагы елның ярты елында 80610,3 квадрат метр торак төзелгән.

Узган шимбә көнне торак төзелешенә багышлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үтте.

Президент билгеләп үткәнчә, быел республика буенча 2 миллион 480 мең квадрат метр торакны сафка бастырырга кирәк. Аның 481 мең квадрат метры социаль ипотека буенча. Дәүләт торак фонды программасы буенча 213 объект файдалануга тапшырылган. 72 йорт социаль ипотекага туры килә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләсе республика башлыгының игътибарыннан төшми. Брифинга хәбәр ителгәнчә, бүген фатир алуга чиратта 17425 ветеран тора. Фатирлар белән 15200 кеше тәэмин ителгән. Июнь аенда республикага ветераннар өчен 1 миллиард 84 миллион сум күләмендә субсидия килгән.

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районына 2012 елга план итеп 155 мең квадрат метр торак төзеп тапшыру бурычы куелган. Район башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, быелның беренче яртыеллыгында барлыгы 80610,3 квадрат метр торак төзелгән. Бу 816 фатир дигән сүз. Социаль ипотека объектларына шуның 29206,9 квадрат метры туры килә. Болар - "Көнбатыш капка" микрорайонындагы Гафиятуллин урамындагы 58 нче йорт адресы буенча урнашкан 120, "Яшьлек" микрорайонындагы (Шевченко, 160) 72 фатирлы йорт һәм шулай ук әлеге микрорайонда төзелүче (Ленин, 195) 477 фатирлы йортның икенче чираты, ягъни 223 фатир.

Шәһәрдә һәм районда шәхси торак төзелеше колач җәя барганлыгын да искәртеп узарга кирәк. Гыйнвардан июльгә кадәр гомуми мәйданнары 51403,4 квадрат метр тәшкил иткән 401 шәхси йорт төзелгән.

Күргәнебезчә, шәһәрдә һәм районда торак төзелеш темпы кимеми, киресенчә, арта бара. Шулай ук алданган өлешчеләр йортын төзеп бетерү буенча да эш бара.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250