Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елховойлылар һәм Түбән Абдул халкы сабантуй көтә

Халкыбызның милли бәйрәме биредә 1 июль көнне узачак.

Елховой җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова сүзләренчә, бәйрәм, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү белән башланачак. Биредә шулай ук авылдашлары исеменнән рәхмәт сүзләрен ветераннар советы рәисенә, зират карап торучы фидакарьләргә һәм мәчет имамнарына да җиткерергә ниятлиләр.

Моннан тыш халкыбызның элек-электән килгән матур уеннарын уздыру планлаштырыла. Әлбәттә инде, бәйрәмнең кульминацион ноктасы ат чабышлары һәм татар милли көрәше белән бәйле. Җиңүчеләргә бүләкләрне авыл эшкмәкәрләре, фермерлар, Елховой һәм Түбән Абдул авылыннан чыккан күренекле якташлары әзерләгән.

Бәйрәм көндезге бердә башлана, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса