Чүп ташу машинасы утлы чүп-чарны юлга ташлаган
Гадәти булмаган хәл шәһәр эчендә күзәтелгән. Казанның Ершов урамында билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә чүп ташу машинасының әрҗәсе яна башлаган.
Шофер машинасын янгыннан саклап калу максатыннан чүп-чарны тиз арада юлга ташлаган.
Нәтиҗәдә, ялкынны сүндерергә янгын сүндерү бригадасын чакыртырга туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа